Татарстан Росреестры: татарстанлыларга йортның билгеләнешен ничек үзгәртергә

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Бакча кишәрлеге башта сезонлы файдалану, ягъни торак булмаган йорт төзелгән, соңыннан яңадан җиһазландырылган, ел әйләнәсе яшәү мөмкин булган хәлләр даими очрый. Һәм күптән түгел генә  бакча йортын билгеләүне үзгәртү милекче өчен мәшәкатьле иде. Әмма узган елның гыйнварыннан гамәлдә булган бакчачылык һәм яшелчәчелек турындагы закон ярдәмендә бакча йортын торак йорт дип тану мөмкинлеге каралган, дип хәбәр итәләр Татарстан Росреестрында.

Шулай итеп, моның өчен хәзерге вакытта йорт милекчесенә түбәндәге документларны тапшырып, җирле үзидарә органына (күчемсез милек объектының урнашу урыны буенча башкарма комитетка) мөрәҗәгать итәргә кирәк:

- бакча йортына яки торак йортка хокук билгели торган документ гаризасы яки күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан өземтә (тапшыру мәҗбүри түгел);

- бакча йортының ышанычлылык һәм куркынычсызлык таләпләренә туры килүен раслый торган объектның техник торышын тикшерү буенча бәяләмә;

- бакча йорты торак йорт дип танылган очракта, йортның "Биналарның һәм корылмаларның куркынычсызлыгы турында Техник регламент" Федераль законның 5 статьясындагы 2 өлешендә, 7 , 8 һәм 10 статьяларында билгеләнгән ышанычлылык һәм куркынычсызлык таләпләренә туры килүен раслый торган объектның техник торышын тикшерү буенча бәяләмә кирәк. Әлеге бәяләмә инженерлык эзләнүләре өлкәсендә үзен-үзе җайга салучы оешма әгъзалары булган индивидуаль эшкуар яки юридик зат тарафыннан бирелә.

- өченче затларның нотариаль расланган ризалыгы (әгәр күчемсез милек объекты бу затларның хокуклары белән бәйле булса).

Документларның тулы исемлеге белән турыдан-туры Башкарма комитетларның рәсми сайтларында танышырга мөмкин.

 Күрсәтелгән документлар вәкаләтле орган тарафыннан гариза бирелгән көннән 45 календарь көннән дә соңга калмыйча каралырга тиеш. Карау нәтиҗәләре буенча милекчегә бакча йортын торак йорт яки торак йортны бакча йорты дип тану турында карар яки гаризаны канәгатьләндерүдән баш тарту турында дәлилләнгән карар җибәреләчәк. Уңай карар кабул иткәндә, Татарстан Росреестры Бердәм дәүләт реестрына күчемсез милек объектының билгеләнешенә һәм атамасына үзгәреш кертәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International