"Гармония" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә әти-әниләр өчен үзләрен яшүсмерләр белән конфликтлы ситуацияләрдә ничек дөрес тотарга икәнлеге турында видеодәрес узды

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

    Үсмерлектә барлыкка килә торган төп проблема - ата-аналар белән үзара мөнәсәбәт. Бала балалар бәйлелегеннән котыла, үз фикерен белдерүгә, индивидуальлекне эзләүгә омтыла.

     Шуңа бәйле рәвештә «Гармония»  үзәге психологы С.В. Шакирова видеодәресендә яшүсмерләр белән конфликтлы хәлләрдә ата-аналарга үзләрен ничек дөрес тотарга кирәклеген сөйләде.                                                                        

Белгечләр әлеге киңәшләрне үтәгәндә, ата-аналарның яшүсмерләр белән актив хезмәттәшлек итү һәм тыгыз элемтәдә тору мөмкинлеге барлыкка килә, дип саный.

    Шул рәвешле, алар балалар белән сөйләшүләренең никадәр конструктиврак булуын сизә ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International