Бизнесыгызга канатлар: Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз проектлары белән конкурста катнаша алалар

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эшкуарлар өчен “ Бизнесегызга канатлар” конкурсына гаризалар бирү мөмкинлеге турында хәбәр итә.

Конкурс  “Тататрстан Сәүдә- сәнәгать палатасы” берлеге тарафыннан оештырыла, ул  Татарстанның бизнес-бергәлеген кызыксындыруга һәм аларга булышуга, бизнесны киңәйтү буенча моңа кадәр булган проектларны яисә яңа инициативаларны гамәлгә ашыруда ярдәм итүгә юнәлдерелгән. “Бизнесыгызга канатлар” конкурсында Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә теркәлгән, үз эшчәнлекләрен Татарстан  Республикасы территориясәндә алып баручы, “Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы” берлеге әгъзалары булган эшкуарлар катнаша ала. Әгәр эшкуар палата әгъзасы булмаса, ул берлеккә керергә һәм “ Бизнесыгызга канатлар” конкурсында катнашырга мөмкин. Конкурска теркәлү 2020 елның 10 октябренә кадәр озайтылды. Гаризаны сайтта бирергә мөмкин: http://tpprt.ru/krylya-biz/.

Иң яхшы проектлар өчен онлайн-тавыш бирү 2020 елның 20 октябрендә башлана. Иң күп тавыш җыйган проектлар җиңүчеләр дип игълан ителәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү һәм конкурсны ябу 2020 елның 20 ноябренә планлаштырылган.

Приз фонды бер миллион ике йөз мең сум тәшкил итәчәк.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан  Сәүдә-сәнәгать палатасы сайтында танышырга мөмкин: tpprt.ru

Белешмәләр өчен телефон: 8 927 243 05 39.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International