Бүген Буа районына эш визиты белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова килде

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Районда берьюлы ике объект ачу тантаналары узды.

Яңа Чәчкаб авылында күп функцияле үзәк агымдагы елда республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага төзелде. Бинада 100 урынга исәпләнгән авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе урнашкан. "Мондый  объектларны республика һәм район өчен юбилей елында ачу- алга таба үсеш өчен этәргеч бирә. Авылларда фелдшер-акушер пункты, мәктәп, эш һәм мәдәният йорты булса, авылларның киләчәге бар. Авылларның киләчәге бар икән, республиканың да киләчәге бар. Авыл яшәсә, мәдәният үсә. Мин сезне чын күңелдән әлеге вакыйга белән тәбрик итәм һәм киләчәктә дә шундый әһәмиятле вакыйгаларныж булуын телим», - дип билгеләп үтте үз чыгышында мәдәният министры.

Шулай ук бүген, реконструкциядән соң, Вольнистан авылында күп функцияле үзәк үз ишекләрен ачты. Бер урында башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, авыл мәдәният йорты, китапханә, ФАП һәм почта урнашкан. Социаль яктан әһәмиятле объектларны бер урында урнаштыру төзелеш чыгымнарын оптимальләштерергә һәм әлеге объектларны барлык стандартлар буенча комплектларга мөмкинлек бирде.

Мәдәният министры Ирада Әюпова районда социаль-мәдәни әһәмияткә ия объектлар төзү буенча башкарылган эшләрне югары бәяләде. «Авылда мәктәп, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты булса, аның киләчәге бар. Мин ышанам ки, бу объект сезнең авылның мәдәни тормышы үзәге булачак», – диде Ирада Әюпова. Ул мәдәният йорты, китапханә биналарын, шулай ук мәктәп сыйныфларын һәм балалар бакчасы биналарын карады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International