Узган атнаның Буа районы алдынгылары бишлеге

2020 елның 22 августы, шимбә

Абсолют алдынгылар булып элеккечә "Авангард" ҖЧҖ хезмәткәрләре кала. Рәдис Төхвәтуллов һәм Фирзәр Хаттапов  400әр гектардан артык җир урдылар. Үзләренең ТОРУМ-750 һәм Нью Холланд СХ6090 маркалы комбайннарында 2 272 һәм 2 099 тонна ашлык суктырганнар. Өченче урында – "Дружба" ҖЧҖ комбайнчысы Марат Алимов. Клаас Мега 370 маркалы 2 төркем комбайнда эшли. Яңгырларга кадәр ул 1 565 тонна ашлык суктырган. Олег Купцов аңа бик аз гына оттырды. "Заря" ҖЧҖ кырларыннан ул 1 515 тонна бөртек алган. Шулай ук Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән Евгений Валериевич Архипов бүләкләнде. Аның нәтиҗәсе-1 339 тонна яңа уңыш ашлыгы. Алдынгыларны котлыйбыз һәм аларга аяз һава торышы телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International