“Туганнар кебек якын сез”

2013 елның 13 феврале, чәршәмбе
“Буа якташлыгы” җәмгыяте оешуга 20 ел тулу уңаеннан үткән якшәмбедә Казанда Г. Тукай исемендәге филармониядә кичә үткәрелде. Ул  җәмгыять әгъзалары белән элемтәне ныгытуга тагын бер этәргеч булды.
Очрашуга якташлар гаилә белән дә килгәннәр. Иске Суыксу авылында туып үскән профессор Фиюзат Гайсин улы Алмазны да иярткән. Җәмгыять әгъзалары белән улларымны да таныштырырга телим. Икенче улым Азат командировкада булып кына килә алмады”, - ди ул. Шагыйрь Әхмәт Рәшитнең хатыны язучы Мәдинә Маликова тантана алдыннан буалыларга үзенең китапларын бүләк итте. “Буа якташлыгы” оештырылганның беренче көннәреннән үк шушы “казанда кайныйбыз”. Буалыларның бер-берсен якын күрүләренә сокланам. Авыр хәлдә калучыларга ярдәм итәләр, дуслыкның кадерен беләләр”, - диде ул. 
Тантана “Буа якташлыгы” җәмгыятен оештыруга зур өлеш керткән, бүгенге көндә мәрхүм элеккеге ТР финанс министры вазифасын башкарган Шамил Мостаевны, КДУ профессоры Вахит Хаковны, тарих фәннәре кандидаты Рифкать Газизовны бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Җәмгыять рәисе – “Татагропромстрой” республика берләшмәсе җитәкчесе Ирек Закиров залда утыручыларны ике дистә ел эчендә башкарган хезмәтләр белән таныштырып үтте. Алар күп: Яңа Тинчәле, Әлки, Норлат, Килдураз, Яңа Чәчкап авыллары тарихы турында, “Буа энциклопедиясе” һәм башка китаплар нәшер ителгән. ТР Дәүләт Советы депутатлары Ислам Әхмәтҗанов, Рәшит Шәйхетдинов һәм башкалар елга берничә тапкыр картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта, элеккеге балалар йортында булып, аларга хәйрия ярдәме күрсәтә килделәр. Туган авылы Норлатка, үзе укыган М. Вахитов исемендәге гимназиягә, китапханәгә китаплар кайтартучы Ислам Галиәхмәт улының изгелекләрен сөйләп бетерә торган түгел. 
Ирек Мөнир улы җәмгыять идарәсе исеменнән оешманы төзүдә һәм эшендә актив катнашкан муниципаль район башлыгы Рафаэль Әбүзәровка, Ислам Әхмәтҗановка, элеккеге ТР Сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдиновка, аның элеккеге урынбасары Наил Садыйковка, Казан дәүләт технология университеты профессоры Фоат Гарифуллинга, “ТАИФ” җәмгыятенең директорлар советы рәисе Рөстәм Султиевка, КПСС райкомының элеккеге беренче секретаре Шамил Шагаиевка Рәхмәт хатлары тапшырды. Рафаэль Әбүзәров Ирек Мөнир улына очрашу истәлеге итеп зур полотнога төшерелгән Буа гербын бүләк итте. Әлеге бүләкләр  җәмгыятьнең яңа офисында урын алачак. Рафаэль Хаҗи улы районның дәүләт программаларын үтәүдәге уңышлары турында сөйләде. “Кеше кайда гына яшәсә дә, балачак истәлекләрен, авылдашларын онытмый”, - диде ул һәм барлык буалылар исеменнән Ислам Әхмәтҗановка, Ирек Закировка, ТР Финанс министры Радик Гайзатуллинга, “РАФФ+” җәмгыятенең директорлар Советы рәисе Фариз Мохтәровка, Камил Зыятдиновка, “Татплодоовощпром” концерны җитәкчесе Раил Зыятдиновка, Рөстәм Султиевка, “Серго” исемендәге завод директоры Радик Хәсәновка, Казан ветеринария академиясе ректоры Галимҗан Кәбировка, Казан архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамовка, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәүфыйк Сәгыйтовка, шагыйрьләр Әхмәт Рәшиткә, Ринат Хариска, Җир һәм мохит мөнәсәбәтләре республика комитеты рәисе Ирек Фәттаховка, “Татптицепром” җәмгыяте җитәкчесе Марс Алиевка, ТР Президенты каршындагы дәүләт хезмәткәрләре эшләре буенча департамент җитәкчесе Александр Беловка, “Татарстан” дәүләт телерадиотапшырулар компаниясе директоры Фирдүс Гыймалетдиновка куелган планнарны тормышка ашыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Әлки, Болгар, Спас, Яр Чаллы шәһәрендәге җәмгыятьләр җитәкчеләре һәм әгъзалары да буалыларның бердәмлегенә соклануларын яшермәделәр, юбилей уңаеннан бүләкләр тапшырдылар. Кичәдә Әхмәт Рәшиткә “Буа муниципаль районының Мактаулы гражданы” дигән исем бирелде.
Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Ташкичү авылы егете Кадим Нуруллин якташларына бу көнне зур уңайлыклар тудырырга тырышты. Концерт өлешен дә кайгырткан. Рафаэль Хаҗи улы ахырдан бәйрәмнең сценариен төзегән Ренат Хариска, режиссер Айдар Хафизга, артистларга, спонсорларга зур рәхмәтен белдерде. Кичә “Туган тел”не күмәк башкару белән төгәлләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International