Беренче адымнары уңышлы

2013 елның 13 феврале, чәршәмбе
Мәктәптән тыш эшләр үзәге каршында эшләүче “Ритм” бию коллективы яшь башкаручыларның “Беренче адымнар” ачык республика фестиваль-конкурсында “Хореография” номинациясендә җиңеп, I дәрәҗә дипломга һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. Яр Чаллы шәһәрендә узган әлеге бәйгедә 70 коллектив катнашты. Җитәкчеләре – Зур Боерган мәктәбе җыр укытучысы Людмила Хлынова 
яшүсмерләрне һәм кызларны туплап, бию осталыгына өйрәтүдә тырышлыгын да, белемен дә кызганмый. Төрле халык биюләрен башкару өчен костюмнар сатып алуда биючеләргә “Вамин-Буа” агрофирмасы ярдәм итте. “8 ел эшләве нәтиҗәсендә “Ритм” районда гына түгел, бәлки республикада да танылу тапты. Репертуарларын баетып торучы коллектив чыгышыннан башка авылда бер генә чара да узмый. Авылның йөзек кашы алар”, - ди Зур Боерган мәдәният йорты җитәкчесе Ольга Юркина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International