Бер йөздә – терлекче, укытучы, хисапчы

2013 елның 13 феврале, чәршәмбе
Укытучы, терлекче, зоотехник, хисапчы... Исәк авылында яшәүче Фәнил Җәләлетдиновның һөнәрләрен тагын да санап булыр иде. 
Аның ихатасында мал-туарның төрлелегенә хәйран каласың – 5 аты, 11 сыеры, 13 бозавы, 20ләп сарыгы бар. Былтыр җәй 150 баш каз, 100 баш үрдәк үстергәннәр. Ничек кенә карап өлгерәләр, диген?! “Мал-туарны кечкенәдән яратам. Авыл җирендә яшәп, терлек-туарың да булмагач дөньям түгәрәк түгел. Икенче яктан эш керем чыганагы гына түгел, рухи ял да иттерергә тиеш”, - ди Фәнил. Бу кадәр малны ашату өчен азыгы да күп кирәк бит. Хуҗа карамагында 8 гектар пай җирләре. Анда печән, бәрәңге, кабак кебек азыклар игә. Җитмәгән кадәрен сатып та ала. Үзенең “ЮМЗ” тракторы, әрҗәле “УАЗ” машинасы бар. Атлар, трактор, “УАЗ” юнәтү өчен “Россельхозбанк”тан алынган аз процентлы кредит та ярап куйган. Зоотехник белемле биология укытучысы нәсел яңартуга да җитди карый. Сыерлары өчен нәселле үгезне Аксубай якларыннан хәтле кайтарткан. Терлек асрауга тәҗрибә дә кирәк бит әле. Анысы еллар үтү белән киләдер. Янәшә йортта яшәүче пенсионер әнисе Рауза апа йөгереп кереп булыша. Узган ел әтисе Изахетдин абыйның үлеп китүе гаилә өчен зур хәсрәт булды. “Йортның йозагы” киңәшләре белән дә сөендерә иде”, - ди Фәнил. 
Укытучы хатыны Нәкыя, мәктәптә укучы игезәк кызлары Ильмира белән Ильвира, улы – ветеринария техникумы студенты Илнар да Фәнилнең уң куллары. Студент егет әти-әнигә булышыр өчен һәр көн диярлек, ара ерак булса да, өйгә кайтып йөри. Сөр түгел яшьләрнең кайберләре ризыкның өстәлгә ничек килгәнен белми, ә бу гаиләдә эшкә өйрәнеп үсәләр.
Тырыш хезмәтнең татлы җимешләрен үзләре дә татый, кешегә дә бар. Атларын йорт башы бәрәңге утырту, буразна араларын сызу өчен файдалана. Бахбайларны авылдашлары да сорап торалар. Бүгенге көндә 11 сыерның 7се савыла. Һәр көн 100 литр продукцияне сөт җыючыга тапшыралар. Саву аппаратларының ватылуы эшне авырайткан әле. Гаилә яңасын булдырырга исәпләпли. Фәнил Изах улын борчыган проблемалар да юк түгел. Аларның иң “авырттырганы” – күп көч куеп үстергән продукцияне урнаштыра алмау. “Элек район әзерләүләр конторасына, азрак юньрәк бәядән булса да, итен, тиресен тапшыра идек. Бүгенге көндә алучы юк. Хәзер авылга алыпсатарлар килә, әмма тиешле бәясен бирергә атлыгып тормыйлар”, - ди ул. Хәер, бу аның гына түгел, мал тотучы күпләр фикере. Фәнил “Авангард” агрофирмасының “Таң” бүлекчәсе хисапчысы вазыйфасын да “тарта” бит әле. Бүлекчә җитәкчесе Радик Мөхәммәтҗанов белән халыкны эшле итү, хезмәтләренә түләү, башка төрле мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә. Укытучы буларак та иртәгәсе көнгә дәрескә ныклап әзерләнмичә булмый. Ачык күңелле булуы, тормышны сөюе, ярдәмчеллеге, юктан бар ясау гадәте, эш яратуы аңа кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International