Баланы мәктәпкә җыябыз

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Сентябрь ишек шакый. Бу ай -һәр укучы һәм аның әти-әнисе өчен дулкынландыргыч вакыт. Кемдер беренче тапкыр уку йорты бусагасын атлап керәчәк,ә кем өчендер мәктәпкә бару гадәти хәл. Әмма беренче сыйныф укучылары да, өлкән мәктәп укучылары яңа уку елына  әзерләнәләр-мәктәп аяк киеме,  форма, сумкалар - рюкзаклар һәм, әлбәттә, мәктәп һәм язма кирәк-яраклар сайлыйлар.

Кибет киштәләрендә, интернет челтәрендәге сайтларда бик күп канцелярия товарлары һәм мәктәп кирәк-яракларын очратырга мөмкин. Балагызга матур, уңайлы һәм файдалы гына түгел, ә имин товарны ничек сайларга соң?

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе гражданнарга баланы мәктәпкә җыйганда мәктәп кирәк-яракларына нинди таләпләр куелуы турында хәбәр итә!

Мәктәп-язма һәм канцелярия кирәк-яракларының сыйфатына карата гомуми таләпләр бар. Товар, норматив-техник документация таләпләренә туры килгән очракта, сыйфатлы санала. Товарның маркировкасы тулы һәм дөрес, бөтенлеге һәм комплектлылыгы бозылмаган булырга тиеш.

 

Пенал

 Пенал сайлаганда аның тышкы кыяфәтенә һәм исенә игътибар бирегез. Әгәр аның начар исе булса, этикеткасы булмаса яки анык булмаган маркировкасы булса, материалны җитештерүче адресы һәм составы булмаса, андый сатып алудан баш тарту яхшырак. Шулай ук, материал составында PVH (поливинилхлорид) дигән язу яки уртада өч цифрлы өчпочмак рәвешендәге билге булса, яки V латин хәрефе булса, бу эшләнмәдә балаларның сәламәтлеге өчен куркыныч поливинилхлорид бар дигән сүз.

Шариклы ручкалар


        - Гельлы – мондый ручка өлкән сыйныф укучылары өчен күбрәк туры килә, чөнки аларда язу күнекмәләре һәм кәгазь битенә басым көчен күзәтү ул кадәр актуаль түгел.

              - Шариклы – шарикның  оптималь диаметры 0,5 - 0,7 мм. Мондый ручка беренче сыйныф укучыларына да, шулай ук өлкәнрәк яшьтәге балаларга да яхшы булачак.

Ручканың  корпусы да бик мөһим. Үтә күренмәле пластиктан эшләнгән булса, яхшырак булыр. Ручка сайлауга игътибарлы булыгыз, бигрәк тә баланың корпусны кимерү гадәте булса. Чөнки корпус агулы матдәләрдән ясалса, авыз куышлыгына эләккәч, сәламәтлеге белән проблемалар булырга мөмкин. 

Фломастерлар

Фломастерларның, һичшиксез, составы турында мәгълүмат булырга тиеш. Алар спиртлы эчемлек нигезендә түгел, ә судан булса, яхшырак. Флоримастерның полипропиленнан эшләнгән корпусы - аның ныклыгы һәм иминлеге гарантиясе. Әгәр фломастерлар төргәгендә поливинилхлорид язылган булса, тулы состав күрсәтелмәгән, куркынычсызлык турында кисәтү язмасы юк икән, мондый фломастерларны читләтеп үтү яхшырак.

Буяулар

Буяуларны сайлаганда, сыйфатлы буяулар составына һәрвакыт органик пигментлар керүен исәпкә алырга кирәк. Әгәр буяулар сертификация узмаса, аларның составы рус теленә тәрҗемә ителмәгән, яки состав сезнең өчен аңлаешлы түгел икән, андый буяулардан баш тарту яхшырак.

Пластилин

Яхшы пластилин табигый балавыз, югары сыйфатлы пигментлар һәм табигый тутырмалар нигезендә эшләнгән. Пластинның составы, һичшиксез, савытта күрсәтелергә тиеш.

Дәфтәр

Дәфтәр сайлаганда, эшләнмәнең тышлыгын рәсмиләштерүгә генә түгел, дәфтәр эчендәге кәгазьнең сыйфатына да игътибар итәргә кирәк. Иң яхшысы бертөрле төссез тышлы, шома һәм тыгыз битле дәфтәрләр сайлау. Кәгазь сөт-ак яки фил сөяге төсендә булырга тиеш, ә шакмакларны яки полосаларны билгеләүче сызык - зәңгәр яки соры төстә булырга тиеш.

Карандаш

Бала өчен иң яхшы карандаш уртача катылыктагы грифелье (НВ яки ТМ). Каты грифель (Н яки Т) еш кына кәгазьне ерта, ә йомшак (М яки В) сына һәм сыланган эз калдыра. Очлауның кирәге булмаган, техник карандаш да сатып алырга мөмкин.  Тик калын грифельле (2-3 мм) карандаш сайлап алу мөһим, ул ныграк һәм сирәгрәк сына.

Бетергеч

Бетергечне классик вариантта - каучуктан ясалган ачык булмаган төсләрне сатып алу яхшырак. Ароматизацияләнгән якты ластиклар еш кына начар бетереп кенә калмый, кәгазьдә дә эзләр калдыралар, шулай ук балада аллергия реакцияләре һәм сәламәтлеге белән башка проблемалар китереп чыгарырга мөмкин.

Кайчы

Кайчылар  куллануда уңайлы булырга тиеш, бу аларны кулланганда җәрәхәтләрне булдырмаска ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта кайчы артык авыр булмасын. Шулай ук кайчыда химик яки кискен  металл исе беленеп тормаска тиеш.

Сезгә уңышлы сатып алулар телибез!

Сыйфатлы, уңайлы, матур һәм имин канцеляр товарлары укуга игътибарны тупларга ярдәм итә, сәламәтлекне саклый һәм укучының кәефен күтәрә! 

Баланы мәктәпкә җыю җиңел түгел, әмма бу процессны алдан ук уйлап, файдалы киңәшләр белән кораллансаң, бурыч тулысынча үтәлә алырлык булачак. 

Сәламәт булыгыз!

Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге

8 800 555 49 43
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Буа, Чүпрәле, Апас районнарында “Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” (Татарстан) филиалының консультация пунктына мөрәҗәгать итә аласыз:

422430, Буа ш., Ефремов ур., 135 В йорт яисә 8-84374)3 5447 телефоны буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International