Татарстан Росреестры һәм ТР буенча Кадастр палатасы: татарстанлыларга кадастр исәбе турында нәрсә белергә кирәк

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Татарстанда Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) 1,6 млн. нан артык җир кишәрлеге турында белешмәләр бар, аларның 1,5 млн. нан артыгы - билгеләнгән чикләр белән.

Җир кишәрлеген кадастр исәбенә кую нәтиҗәсендә күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына җир кишәрлегенең мәйданы һәм чикләре, рөхсәт ителгән җир категориясе турында белешмәләр кертелә. Кадастр исәбенә алу процессында һәр җир кишәрлеге уникаль кадастр номеры ала, ул аны уникаль объект буларак билгеләргә мөмкинлек бирә.

ТР буенча Кадастр палатасында аңлатуларынча, җир кишәрлеген кадастр исәбенә кую өчен хокук билгели торган документлар булганда, кадастр инженерыннан ызанлау планын әзерләүгә заказ бирергә кирәк. Алга таба ызанлау планын кадастр исәбенә алу һәм мондый кишәрлеккә хокукны теркәү турындагы гариза белән бергә Татарстан Росреестрына КФҮ аша яки электрон сервислар ярдәмендә тапшырырга кирәк. Әгәр дә участок яңа булса, хуҗага башта җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул җир кишәрлеген милеккә бирү турында Карар кабул итүгә вәкаләтле һәм тиешле хокукый акт алырга тиеш.

Әмма милек турында мәгълүмат кертергә генә түгел, күчемсез милек объектын кадастр исәбенә куярга да, реестрдан төшереп калдырырга да кирәк булган хәлләр бар. Күчемсез милек объектының дәүләт кадастр исәбеннән төшерү объект турында мәгълүматларның актуальлеген туктатуны, милек хокукын туктатуны һәм, димәк, хуҗаны салым авырлыгыннан азат итүне күздә тота.

Белешмә өчен: 2020 елның беренче яртыеллыгында 7 меңгә якын җир кишәрлеге һәм 3 меңнән артык капиталь төзелеш объекты исәпкә алынган.

Төшерүнең сәбәбе-объектның юк булуы яки  аны юк итү. Мәсәлән, гражданин яки юридик зат милкендә булган күчемсез милек объекты янгын яки башка гадәттән тыш хәл аркасында тулысынча яки өлешчә җимерелгән булса һәм аны эксплуатацияләү мөмкин түгел. Шулай ук бу суд карары буенча да булырга мөмкин. Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, РФ Җир кодексы һәм «Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында» Федераль закон нигезендә, җир кишәрлеген кадастр исәбеннән төшерү кайбер очракларда гына башкарыла ала. Мәсәлән, әгәр төзелгән кишәрлеккә хокук теркәлмәгән һәм ул «вакытлы» статусына ия.

Бер үк вакытта капиталь төзелеш объектын кадастр исәбеннән төшерү һәм хокукны туктату өчен җимерелгән объектның милекчесенә яисә  аның вәкиленә тиешле гариза белән КФҮгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, кадастр инженеры тарафыннан әзерләнгән тикшерү актын (күчемсез милек объектының гамәлдә булуын туктатуны раслаучы документ) теркәп, аңа тиешле гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Алга таба Татарстан Росреестры кергән документларны 12 эш көне дәвамында эшкәртә һәм, уңай нәтиҗәдә, объектны кадастр исәбеннән төшерү һәм аның хокукларын туктату турындагы мәгълүматны салым органнарына җибәрә. (Дәүләт кадастр исәбеннән төшерү бер үк вакытта милек хокукын туктатмыйча 7 эш көне эчендә башкарыла).

Игътибар итегез, кадастр исәбе түләүсез нигездә үткәрелә, ә милек хокукын теркәү өчен дәүләт пошлинасы каралган.

Исегезгә төшерәбез, кадастр исәбен алу һәм хокукларны теркәүне раслаучы булып, Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә хезмәт итә. Бу күчемсез милек белән теләсә нинди алыш-бирешләрне үткәргәндә таләп ителә торган хокукны раслый торган документ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International