Район халкын #МойТатарстан квестында катнашырга чакырабыз

2020 елның 25 августы, сишәмбе

 Республика халкын 27 һәм 30 августта узачак «МойТатарстан» фотомарафонында катнашырга чакыралар. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Фотомарафон көннәрендә квест үткәрелә, квестта  Татарстанның һәр кешесе катнаша алачак.

 «Призлар алу өчен 27 августта 18.00 сәгатьтә һәм  30 августта 15.00 сәгатьтә трансляциягә тоташырга кирәк», — диелә хәбәрдә. Җиңү өчен, катнашучылар алып баручының биремнәрен төгәл үтәргә тиешләр.
Чара түбәндәге схема буенча уздырыла: #МойТатарстан фотомарафоны берләшмәсендә «ВКонтакте» социаль челтәрендә турыдан-туры трансляциядә алып баручы биремне игълан итәчәк, ә катнашучылар аны күрсәтелгән вакытта үтәргә тиеш. Бирелгән вакыт тәмамланганнан соң туры эфирда алып баручы биремне үтәгәннәр арасында призларны уйнатачак. Квестта җиңү өчен һәркем көрәшә ала, моның өчен #МойТатарстан фотомарафонында катнашу мәҗбүри түгел.

Хәзерге вакытта чарада катнашу өчен 2 меңнән артык кеше гариза биргән. Алар #ПрекрасныйТатарстан хештегы астында 7,7 меңнән артык фотография бастырган.

Узган атнада беренче урынны Азнакай районыннан Флүн Вилданов алды. Фотомарафонның төп максаты – Татарстанның истәлекле,  кызыклы фотоларын булдыру һәм аларны социаль челтәрләрдә бастырып чыгару.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International