Татарстанның күп кенә бакчачылары соңгы елларда виноград үстерүне яратты. Әмма күпчелек очракта безнең шартларда ул өлгереп җитә алмый яки җимешләре ачы тәмгә ия. Татарстанда татлы виноград үстерү - тулы бер фән. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, тәҗрибәле виноград үстерүчеләр белән берлектә, киңәш бирү белән язмалар сериясен дәвам итә, аларны үтәп , чын-чынлап татлы виноград уңышы алырга мөмкин.
Җәй ахырына виноград үстерүченең эше арта. Август ахыры - җиләкнең сусыллыгы арткан чагы, ә бакчачылар үсемлекләргә моның өчен бөтен көчен бирергә ярдәм итә. Август ахырында - сентябрь башында эксперт Рөстәм Гомәров виноград белән нинди эш үткәрергә кирәклеге турында сөйләячәк.
"Августның 2 яртысыннан виноград бакчасы үзгәрә. Тәлгәшләр кояш нурлары саклагычына әверелә. Хәзер аларны, азотны минимумга кадәр җиткереп, тукландыруны дәвам итәргә кирәк. Бу чорда төп бурычларның берсе - үсемлекнең бөтен көчен тәлгәш туенуга юнәлдерү ", - дип сөйли "Казан лозасы" клубы рәисе Рөстәм Гомәров.
Алга таба чын яфракларга кадәр очларын кисәбез. «Якынча 50-60 см. Җәлләмичә очыннан күтәреп кисәбез. Әгәр куак бик озын икән аны 50-70 см кисеп була, - ди тәҗрибәле йөзем үстерүче.
Виноград сезонда 7-10 м үсә алучы үсемлек. "Мондый массаны арттыру өчен туклану согы китә, ә без аны туктатабыз. Ул тәлгәштә кала, аннары аларга шикәр туплана. Бу чорда кырыйдан усеп чыккан сабакларны кызганмыйча кисергә кирәк, никадәр күбрәк киссәң, шулкадәр яхшырак. Тәлгәш өлгерсен өчен 2 м үсемлек озынлыгы, - дип киңәш итә виноград үстерүче.
Җиләкләр тизрәк өлгерсен өчен, аларны кояш нурларына ачарга кирәк. Җиләкләрне ачабыз, аларны каплап торучы кирәксез астагы яфракларны кисәбез. Алар тизрәк шикәр җыя башлаячаклар.
Алда иң күңелле вакыт йөзем бакчасында. Уңышны җыеп алу вакыты иң күңелле моментлар булуга карамастан, үсемлекләрне авырулардан биопрепаратлар белән эшкәртү турында онытмаска кирәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, теләге булган һәркем Аграр университет каршындагы «Казан лозасы» клубында виноград үстерүгә өйрәнә ала, дип искә төшерә. Тулырак мәгълүматны алу өчен Рөстәм Гомәровка 8(903)342-07-69 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.