Исегезгә төшерәбез, конкурс башлану турында 1 августта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Конкурс 2020 елда урып-җыю кампаниясендә югары күрсәткечләргә ирешкән игенчеләрне бүләкләү, һөнәрнең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, шулай ук уңышны оператив һәм сыйфатлы итеп җыеп алу, ТР агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле куллану максатларында үткәрелә.
Быел Министрлыкның конкурс комиссиясе республика һәм район дәрәҗәсендә иң күп ашлык суктыру күрсәткечләре буенча 200 җиңүчене һәм Татарстан Республикасында иң күп чаптыру мәйданын билгеләячәк. Агымдагы елда, узган еллардагы кебек үк, Татарстан Республикасы Президенты грантына комбайнчыларның республика конкурсы узачак, 100әр мең сум күләмендә 200 премия булдырылган.