Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм хатыны Гөлсинә Миңнеханова тантаналы рәвештә 48 гаиләне хөрмәтләделәр.
Чакырылган гаиләләрнең яртысыннан артыгы – күп балалы гаиләләр. Алар барысы да яраткан ата-аналар һәм ир белән хатын- кыздан тыш, үз һөнәри тармакларында танылган профессионаллар да әле.
Бүген 4 гаилә бүләкләнде. Рөстәм Миңнеханов 5 һәм аннан да күбрәк балалары булган әниләргә: Азнакай районыннан Земфира Погосянга, Кукмара районыннан Фәнзилә Гыйльфановага, Чирмешән районыннан Ирина Исмендеевага «Ана даны - Материнская слава» медален тапшырды. Шулай ук бүләкне Чаллыдан Лариса Толпеева – 13 бала анасы алды.
Бу а райнын очрашуда Хәйруллиннар гаиләсе тәкъдим итте. Бу гаилә 35 ел бергә бәхетле гомер кичерә. Гаилә башлыгы Тәлгать Дәүләт улы Буа районының Аксу урта мәктәбе директоры булып эшли. Аның җитәкчелегендә мәктәп районда укуның өлгереше һәм сыйфаты, шулай ук укучыларны туган тел, рус теле, әдәбият һәм биология фәннәреннән олимпиадаларга әзерләү буенча алдынгыларның берсе булып тора. Намуслылык һәм әдәплелек аның характерындагы үзенчәлекле сыйфатлар.
Гаилә учагын саклаучы Рәзинә Фәрит кызы-Аксу урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Ул Тәлгать Дәүләт улының барлык тормыш принципларын бүлешә һәм гаилә башлыгының ышанычлы терәге һәм ярдәмчесе булып яши. Ирле-хатынлылар ул тәрбияләп үстергәннәр, уллары шулай ук гаилә традициясе буенча укытучы һөнәрен сайлаган. Хәйруллиннар гаиләсе өчен тормышының мәгънәсе булып һәрвакыт район һәм республика иминлеге өчен лаеклы хезмәт тора.
Татарстан Президенты гаиләләргә соклангыч балалар үстергәннәре һәм тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга мәхәббәт, иминлек, игелек һәм сәламәтлек теләде. «Гаилә - бар нәрсәнең нигезе», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Балалар туу һәм гаилә кору өчен Татарстанда дистәләрчә әһәмиятле социаль программалар һәм проектлар гамәлгә ашырыла: торак, балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзелә, бала тудыру үзәкләре, хастаханәләр һәм поликлиникалар ачыла, гаилә спорты, ял итү һәм күңел ачу инфраструктурасы үсә.
Сүз уңаеннан билгелисе килә, республикада аерылышучылар саны да инде өченче ел рәттән кими бара.