Буа районына эш визиты белән Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе килде

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Бүген Буа районына эш визиты белән Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев килде. Визит кысаларында Буа муниципаль районының җирле милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре белән очрашу оештырылды. Районыбызның милли, үзенчәлекле мәдәниятләрен үстерү һәм саклап калу программасында өстенлекле юнәлешләр турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова сөйләде. Ул ассызыклаганча, быел республика ТАССРның 100 еллыгын, Буа районының - 90, ә Буа шәһәренең 240 еллыгын билгеләп үтә. Шунысы куанычлы, район- күп кенә халыклар һәм конфессияләр дус һәм тату яшәгән территория булып тора. Милли берләшмәләр белән берлектә социаль-мәдәни проектларны гамәлгә ашыру буенча "Буа муниципаль районы мәдәният идарәсе" МКУ башлыгыРинат Гыймранов чыгыш ясады. "Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәге" МБУ директоры Мөдәрис Гайфуллин Татарстан халыклары Ассамблеясына Буа районына игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм этникара багланышлар өлкәсендәге төп эшләнмәләрне атады. Киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасында милли һәм этникара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә юнәлдерелгән мөһим мәсьәләләр турында фикер алышынды. Очрашу фикерләр һәм теләкләр алмашу белән тәмамланды

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International