Мәктәп формасын сайлау буенча ата-аналарга киңәшләр

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Мәктәп сезонына әзерлек буенча ата-аналарга киңәшләр

Уку елы башланырга бер атна калды. Ата-аналар балаларны мәктәпкә әзерләү белән шөгыльләнә, мәктәп формасы, ранецлар, мәктәп кирәк-яраклары, канцелярия товарлары һәм башка аксессуарлар сатып ала.

Балалары урта һәм өлкән звено укучылары булган күпьеллык тәҗрибәгә ия ата-аналар мәктәп формасын сайлау белән җитди проблемалар кичермәсә, беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына баш ватарга туры килә.

Мәктәп формасы сайлауда киңәшләр

Бала өчен мәктәп формасын сатып алганда, шуны истә тотарга кирәк: бу киемдә бала   5-6 сәгать , хәтта аннан да күбрәк вакыт үткәрәчәк. Шуңа күрә, беренче чиратта, мәктәп формасы балалар сәламәтлеген саклауны тәэмин итәргә тиеш.

Нәрсәгә игътибар бирергә?

1. Маркировкасы, ярлыгыКием маркировкасын - әлеге җитештерүче мәгълүматлары һәм тукыма составы булган ярлыкны игътибар белән өйрәнегез. Эшләнмәне карап тоту  символларына игътибар итегез. Мәсәлән, ярлыкта "химчистка" символы күрсәтелгән булса, бала өчен мондый әйбер (кием) сатып алудан баш тарту яхшырак, чөнки эшләнмәне химик чистарту вакытында кулланыла торган химик матдәләр мәктәп баласының сәламәтлеге өчен зарарлы булырга мөмкин.

Маркировкага таләпләр "Балалар һәм яшүсмерләр өчен билгеләнгән продукция куркынычсызлыгы турында" Таможня берлегенең Техник регламентында бәян ителгән 007/2011 ТР ТС:

  • Продукцияне маркировкалау дөрес, тикшерелә торган, укыла торган һәм карау һәм идентификация өчен һәркем файдалана алырлык булырга тиеш. Продукцияне төргәкләү эшләнмәгә, эшләнмәгә беркетелә торган этикеткага, яисә товар ярлыгына, эшләнмәне төргәкләүгә, эшләнмәләр төркемен яисә продукциягә кәгазь-кертемне кертәләр.

Продукцияне маркировкалау түбәндәге мәгълүматны үз эченә алырга тиеш:

- продукция җитештерелгән ил исеме;

- җитештерүченең (затны җитештерүче вәкаләтле вәкилнең), импортерның, дистрибьюторның атамасы һәм урнашу урыны;

-  эшләнмәнең исеме һәм төре

-җитештерү датасы;

- базар әйләнешендә бердәм билгесе;

- продукциянең хезмәт итү вакыты (кирәк булганда);

- гарантия срогы (кирәк булганда);

- товар билгесе (булганда).

  • Мәгълүмат рус телендә яисә Таможня берлегенең дәүләт әгъзасы дәүләт телендә бирелергә тиеш, аның территориясендә әлеге эшләнмә кулланучыга җитештерелә һәм гамәлгә ашырыла. Чит ил продукциясе өчен продукция җитештерелгән илнең исеме, җитештерүченең исеме һәм аның юридик адресы латин алфавитын кулланып күрсәтелергә мөмкин.

2. ТукымаФорма тегелгән тукыманың яртысын гына булса да табигый материаллардан торырга тиеш. Язгы-көзге чор өчен мәктәп формасы сатып алганда, җитен һәм мамык эшләнмәләренә, кыш көне кашемир һәм йон эшләнмәләренә өстенлек бирергә кирәк. Эшләнмәнең тукымасында өлешчә синтетик җепселләр дә булырга тиеш.

Плюслары:синтетика киемне озак кулланышлы итә, аның куллану вакытын озайта, кимнең “формасы” тота,  аны чистартуны җиңеләйтә. Блузкаларда һәм күлмәкләрдә синтетик сүсләр өлеше -35%, пиджак, итәк, чалбарда-55% тан да артмаска тиеш.

Синтетиканың минуслары:

- җылылык алмашу бозыла, синтетик сүсләр тирене сулатмый, бала тирли башлый, ә бу баланы туңдырып салкын тию китереп чыгарырга мөмкин;

- мәктәп формасындагы синтетик сүсләр мәктәп укучыларында аллергия барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин, шулай ук синтетика тузанны, пычракны, төрле микроорганизмнарны җәлеп итә,  нәтиҗәдә бу балага  йогынты ясый һәм тиредә кызыл сипкелләр  барлыкка китерергә мөмкин;

- синтетика статик электрны туплый, ә ул, үз чиратында, укучының (баланың) нерв системасына йогынты ясый, ярсыну һәм тиз арыганлык китереп чыгара.

Шуңа күрә  синтетик җепселле мәктәп формасы көндәлек киягә туры килми.

3. Исе Форма эшләнмәсендә  кискен ис булмаска тиеш. Аның булуы тукыма  материалы буявында  зарарлы һәм куркыныч химик матдәләр булуны расларга мөмкин.

4. Формасы Мәктәп формасы алганда дөрес итеп размерын сайлагыз, бу киемдә балагызга уңай булу-булмавына игътибар бирегез, кием баланың актив хәрәкәтенә комачауламаска тиеш.  Форма тар булмасын, чөнки тар чалбар яки итәк кысып, баланың  эчен авырттырырга мөмкин. Баланың зәвыгына һәм фигурасына ориентлашыгыз, чөнки мәктәп  формасы матур да, модалы да, уңайлы да булырга тиеш.

5. АстукымаМәктәп формасының астукымасы натураль булырга тиеш.

 

6. Төс гаммасыМәктәп формасын сайлаганда балагыз укырга тиешле мәктәпнең гомуми кагыйдәләренә таяныгыз. Теләсә кайсы очракта, төс мәктәп формасының төсе тыйнак булырга тиеш.  Артык ачык төстәгеләрне сайламагыз. Пастель, беж, көрән, соры, кара зәңгәр тоннарга өстенлек бирегез. Атна дәвамында үзгәртергә уңайлы булсын өчен балага берьюлы берничә мәктәп формасы предметы  сайларга кирәк.

7. ДокументациясеОзата бару документлары булу (текстиль материаллардан 2 нче катлам кием һәм эшләнмәләрнең, трикотаж эшләнмәнең сертификаты) - бала сәламәтлеге өчен мәктәп формасы иминлегенең гарантиясе булып тора. Әлеге документларны сатучы беренче таләп буенча сатып алучыга күрсәтергә тиеш. Мәктәп формасы ТР ТС 007/2011 "Балалар һәм яшүсмерләр өчен билгеләнгән продукциянең куркынычсызлыгы турында" Таможня берлегенең Техник регламенты таләпләренә туры килергә тиеш.  Әлеге техник регламентның куркынычсызлык таләпләренә туры килә торган һәм туры килү-килмәүне бәяләү (раслау) процедурасын үткән балалар һәм яшүсмерләр өчен җитештерелгән продукция Таможня берлеге әгъзалары булган дәүләтләр базарында бердәм мөрәҗәгать итү билгесе белән маркировкага ия булырга тиеш.

Дөрес сайлап алынмаган форма мәктәп укучыларында авырулар (салкын тию, грипп, ОРВИ, сулыш органнары авырулары, контактлы, атопик дерматитлар) килеп чыгуга да китерергә мөмкин .

Безнең киңәшләр һәм тәкъдимнәр  инде беренче тапкыр гына мәктәпкә җыенмаган кешеләр өчен дә  кызыклы булыр дип өметләнәбез.

Сезгә һәм Сезнең балаларыгызга сәламәтлек!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International