Татарстан Росреестры һәм ТР буенча Кадастр палатасы "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясен хуплады

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Яңа уку елы алдыннан Татарстан Росреестры һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы авыр тормыш хәлендә калган күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм итте.

Ел саен үткәрелә торган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе кысаларында ике ведомство Яшьләр советы вәкилләре булачак мәктәп укучылары өчен мәктәп портфельләре, канцтоварлар, тәм-томнар сатып алды һәм аларга кунакка киттеләр. Бүләкләргә шатланып һәм хис-кичерешләрен тыеп тора алмыйча, аларны булачак беренче сыйныф укучылары бик теләп каршы алды.

Әлеге акция кысаларында барлыгы  4 гаиләдә тәрбияләүче 21 балага матди ярдәм күрсәтелде, аларның күбесе мәктәп укучылары. Араларында беренче сыйныфка баручылар да бар.  Андыйларга өстәмә рәвештә кием-салым һәм спорт аяк киеме бүләк ителде.

 "Бик зур рәхмәт сезгә! Минем балаларым бик бәхетле! Күпме бүләк китерделәр! Һәм минем беренче сыйныфка баручыма размерлары да туры килде!  Битарафлык  күбрәк булган безнең дөньяда, кемгәдер кирәк булуыңны тою, синең тормышыңның авыр мизгелләрендә синең язмышыңда катнашырга әзер кешеләр барлыгын белү бик мөһим ", - дип, рәхмәт сүзләрен белдерде алты бала тәрбияләгән күпбалалы әни Ольга.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясендә катнашу Татарстан Росреестры һәм ТР буенча Кадастр палатасы хезмәткәрләре өчен күркәм традициягә әйләнде. Ведомстволар алга таба да социаль мөһим хәйрия акцияләренә ярдәм итәргә планлаштыралар.

Татарстан Росреестры һәм ТР буенча Кадастр палатасы хезмәткәрләренең балалары да игътибарсыз калмаган. Аларга җитәкчелек исеменнән беренче сыйныф укучылары өчен җыелмалар бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International