Курчак театры-балаларның иң яраткан тамашаларының берсе. Ул балаларны үзенең матурлыгы белән җәлеп итә. Уен барышында балалар эмоциональ яктан сюңетка тартылалар, ә бу аларның иҗади сәләтләрен ачырга мөмкинлек бирә, үз-үзлшрен күрсәтүдә оялчанлыкны бетерә. Персонажлар аша борчулыкка, ышанычсызлык, оялчанлыкка җавап кайта. Балалар - шатлык, моңсулык, курку кебек төп эмоцияләр белән генә түгел, ә яхшылык, явызлык, үзара ярдәмләшү кебек төшенчәләр белән дә танышалар.
Курчаклар кулланып чираттагы дәресне Буа муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Гармония» психологы Светлана Шакирова үткәрде. Балалар гадәти булмаган курчак дөньясына эләгү мөмкинлегенә ия булдылар, анда төп герой Буратино. Персонажлар образына кереп, балалар курчаклар биргән сорауларга актив җавап эзләделәр, аларның йөкләмәләрен бик теләп үтәделәр, киңәшләр бирделәр, куркынычлылык турында кисәттеләр.
Психолог сүзләренчә, "Хисләр театры" балаларның төрле эмоциональ халәтләре турындагы белемнәрен ныгытырга гына ярдәм итеп калмый, ә дәрес башында һәм ахырында балаларның кәефен диагностикалау булып та хезмәт итә. Биш бармак театрын да кулланырга мөмкин. Психологик бурычтан тыш, ул вак моториканы, кулның нечкә хәрәкәтләрен үстерүгә булыша, кулны язуга әзерли.
Светлана Викторовна Буа муниципаль районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә 2019 елдан бирле эшли. Аның эшенең өстенлекле юнәлеше булып авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм яшүсмерләр белән коррекция-үстерү эшчәнлеге алып бару. Шөгыльләренең максаты - борчылу дәрәҗәсен киметү, конструктив тәртип күнекмәләрен формалаштыру, анализга һәм үз-үзен анализлауга өндәү, шәхеснең уңай үзлекләрен формалаштыру. Куелган максатларга һәм бурычларга ирешү өчен балигъ булмаганнар белән эшләгәндә психолог заманча һәм нәтиҗәле психологик ысуллар, чаралар һәм технологияләр җыелмасын куллана: ком һәм уен терапиясе, арт-терапия, сенсор бүлмәсендә шөгыльләнү, әкият терапиясе.