Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы агроиминиятләштерү механизмын камилләштерүне дәвам итә

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, агроиминиятләштерү механизмын алга таба үстерү максатларында, «Авыл хуҗалыгы иминияте өлкәсендә дәүләт ярдәме турында» Федераль законга үзгәрешләр проекты эшләгәнен хәбәр итә.

Яңалыклар агроиминиятләштерү механизмын һәркем файдалана алырлык итәргә тиеш, шул исәптән кече авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен дә. Россия аграрийларының мөлкәти мәнфәгатьләрен иминият яклавы мөһимлеген исәпкә алып, ведомство күрсәтелгән төзәтмәләрне агымдагы елда ук килештерергә һәм кертергә уйлый, бу аны 2021 елда гамәлгә ашыруга керешергә мөмкинлек бирәчәк.

Закон проекты агроиминият механизмын арзанрак итәргә чакырылган күп кенә яңалыкларны күздә тота, шул исәптән кече авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен дә. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен табигый характердагы гадәттән тыш хәлләрдән (ГХ) өстәмә иминиятләштерү төрен кертү тәкъдим ителә. Иминиятләштерү шартнамәләренең яңа тибы аграрийларга, гадәттән тыш хәл аркасында уңыш югалту сәбәпле, үсемлекчелек продукциясен җитештерүгә чыгымнарны иминият каплауны күздә тота.

 Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы культураларының уңышын югалту куркынычы буенча иминият премиясенең бер өлешен түләүгә субсидияләр күләмен, шулай ук табигый характердагы гадәттән тыш хәл аркасында күпьеллык үсентеләр утыртмаларының һәлак булу очракларын арттыруны тәкъдим итә. Шулай итеп, иминият шартнамәләре буенча субсидияләү дәрәҗәсе 50 %тан 80 %ка кадәр киңәйтелергә мөмкин, бу аграрийларның дәүләт ярдәме булган иминият программаларына карата кызыксынуын арттырырга тиеш.

Шулай ук иминиятчеләрнең гамәлдәге берләшмәсе кысаларында гадәттән тыш хәлләрдә яңа компенсация түләүләре фонды булдыру каралган, алар иминиятче үз йөкләмәләре буенча җавап бирә алмаганда башкарылачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International