Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Буа муниципаль районына эш визиты белән килде. Ул визитын шәхси сораулар буенча халыкны кабул итүдән башлады. Буа муниципаль районының "Юность" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең капиталь төзекләндерелгән бинасында да булды.
Спорт мәктәбенең бинасы капиталь төзекләндерү программасы буенча ремонтланды. Биредә түбәне алыштырылды, яңа тәрәзәләр куелды, су белән тәэмин итү, җылыту һәм электр белән тәэмин итү системалары яңартылды. Төзекләндерү эшләрен «Стройград Плюс» ҖЧҖ подряд оешмасы алып барды.
"Яңа уку елы башланыр алдыннан яңартылган спорт объекты ачыла. Бу балалар, аларның әти-әниләре өчен дә, спорт мәктәбе персоналы өчен дә зур вакыйга. Алар яхшы һәм уңайлы шартларда югары нәтиҗәләргә ирешәчәк лаеклы спортчыларны тәрбиялиячәк. Сезгә спортта яңа урләр, уңышлар һәм сәламәтлек телим”, - диде Эльмира Әмировна һәм спорт учреждениесе истәлегенә тупта үзенең автографын калдырды.
Министр спорт мәктәбенең республика программасы буенча җиһазландырылган биналарын карады.
“Юность” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә 4 бүлек эшли: волейбол бүлеге; бадминтон бүлеге; баскетбол бүлеге; чаңгы ярышлары бүлеге. Мәктәп копилкасында һәр юнәлеш буенча бүләкләр дә күп. Укулар һәм күнекмәләр күпьеллык стажы булган тәҗрибәле укытучылар тарафыннан алып барыла. Спорт мәктәбенә ишекләр балаларга гына түгел, шулай ук өлкән яшьтәгеләргә һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән затларга да ачык.
Бу көнне Эльмира Зарипова шулай ук Буа районы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр белән дә очрашты һәм районның социаль учреждениеләренең хезмәт коллективлары белән әңгәмә корды.