Мирсәет Мирхафиз улы белдерүенчә, тиздән мондый павильон бу тукталышның каршы ягына да урнаштырылачак. Аларны ясату һәм куйдыру чыгымнарына акча шәһәр хакимияте казнасыннан бүлеп бирелгән.
Хәзерге көндә Ефремов урамындагы “Боз сарае”, “Айдар” кибете, “Татьяна” кибете, “Дәваханә” тукталышларында павильоннар юлның бер ягында гына. Халык каршы юнәлештә павильоннар куелмаса да, транспорт көтәргә ияләшкән.
Шәһәрдә законсыз автобус тукталышы да бар. Мәсәлән, 1 номерлы мәктәп янында. Семен Власов әйтүенчә, бу яктан йөрүчеләр Төзелеш урамындагы “Яшьлек” спорт мәктәбе каршындагы тукталышка чыгарга тиешләр. Чөнки балалар учреждениесе янында транспорт туктау балигъ булмаганнарның иминлеген куркыныч астына куя.
Узган ел район буенча да җәмәгать транспорты тукталышларында павильоннар урнаштырылды. Вольнистан һәм Теңкәш авыллары янындагы автобус көтү урыннары яңартылды. Алардан халык зарланмый, киресенчә, искесенә караганда яхшырак, диючеләре күп. “Татавтодор”ның Апас филиалының Буадагы участогы бригадасы райондагы барлык тукталышларның чисталыгын карап тикшереп тора. Оешма начальнигы урынбасары Алексей Андреев сүзләренә караганда, бу эшне 63 хезмәткәр башкара. Алар тукталыш “ кесәләрен” һәм аның тирәсендәге территорияне чүп-чардан, кышын кардан чистартып торалар.