"Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәгендә Республика көненә багышланган чара узды

2020 елның 28 августы, җомга

 «Гармония»  үзәге психологлары «Татар милли бизәге» темасына Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүгә багышланган чара үткәрделәр. Дәрес барышында балалар татар милли киемнәре турында белделәр, орнамент тарихы белән таныштылар, шулай ук фетрдан ясалган аппликация техникасын кулланып, матур брошкалар ясарга өйрәнделәр.

Әлеге чараның максаты - балаларга татар халык костюмы тарихы турында яңа белемнәр бирү, патриотизм, үз ватаныңа мәхәббәт хисләре тәрбияләү, шулай ук яңа күнекмәләрне үстерү - фетр, инструментлар белән эшләү, хезмәт алымнарын үтәгәндә төгәллек һәм тупланганлык сыйфатларына ирешү, хезмәт сөючәнлек, тыңлый белү, коммуникабельлек, төгәллек, хезмәт культурасы, коллективта эшли белү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International