Федераль округ буенча – өченче

2013 елның 15 феврале, җомга
Буа шәһәре Россия Федерациясе Идел буе федераль округы субъектлары шәһәр җирлекләре арасында “2012 елда халыкның көнкүреш иминлеген тәэмин итү өлкәсендә иң яхшы эшләүче муниципаль берәмлек җире үзидарә органы” исеменә смотр-конкурста өченче урын алды һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аның Татарстан буенча беренче этабында шәһәр беренче, ә район икенче, Боерган авыл җирлеге өченче булган иде.
Халыкны саклау юнәлешендә башкарган эшләрне барласак, шәһәр территориясен су басудан саклау өчен Карлы елгасы үзәне чистартылды, тирәнәйтелде, ярлары ныгытылды. Районның бердәм кизү тору - диспетчерлык хезмәте һәм куркыныч җитештерү, тормышны тәэмин итү объектлары җитәкчеләрен һәм диспетчерларын кабат әзерләү үткәрелде. Республика комиссиясе белән берлектә ягулык-энергетика комплексы объектлары категорияләргә бүленде. Халыкның саклану өлкәсендә белемнәрен арттыру, үсеп килүче буынны тәрбияләү дә мөһим мәсьәлә. Барлык оешма-предприятиеләрдә, учреждениеләрдә янгын куркынычсызлыгы, террорчылыкка каршы тору буенча мәгълүмати-белешмә стендлары, гражданнар оборонасы почмаклары җиһазланды. Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә тормыш иминлеге дәресләре тирәнтен өйрәтелүче ике “Яшь коткаручы” кадет сыйныфы эшләп килә.
Район күләмендә башкарылган эшләр дә шактый. Түләмәле терлекләр күмелгән урыннар куркынычсыз халәткә китерелде. Ел саен буалар ремонтлана, реконструкция үткәрелә. Шәһәрдән ерак урнашкан торак пунктларда булган барлык хәлләргә тиз арада тәэсир итү өчен ике аерым янгын сүндерү посты булдырылды. Халыкка гадәттән тыш хәл янау турында хәбәр итү өчен бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәте бинасына үзәкләштерелгән хәбәр итү системасы урнаштырылды.
Иң мөһиме – халык белән аңлату эшләре алып бару нәтиҗәсендә янгыннарның саны, аларда, сулыкларда кеше үлемнәре кимүенә ирешелде.
Агымдагы елда да куркынычсызлыкны үстерү өлкәсендә эшләнәсе эшләр бар. Куркыныч җитештерү, тәүлек дәвамында кеше эшләгән  һәм тормышны тәэмин итү объектларын бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәте белән турыдан-туры элемтә каналлары белән тоташтыру, коену сезонында ирекле коткару постлары оештыру планлаштырыла. Республика күләмендә узачак куркынычсызлык мәктәбе, иң яхшы янгын сүндерү дружинасы бәйгеләрендә катнашу да күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International