1 сентябрьдән авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны “Буа үзәк район хастаханәсе”нә китерү эше яңартылды.

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 2020 елның 1 сентябрендә авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны «Буа үзәк  район хастаханәсенә» китерүдә транспорт белән тәэмин итүне яңадан башлап җибәрде.

Китерүнең максаты-планлы дәвалау-диагностика чараларын тормышка ашыру – диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләре, диспансер күзәтүе, медицина тикшерүе, авыру буенча мөрәҗәгать итү, планлы госпитализацияләү.

     Бу максатлар өчен  мобиль бригада оештырылды, аның составына «Гармония» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең машина йөртүчесе һәм социаль эш буенча белгече керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International