Буа районы сырхауханәсендә гриппка каршы сезонлы вакцинация башланды инде

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Прививканы табиб-терапевт карап чыкканнан соң, һәр теләгән кеше ясый ала. Предприятиегә чыгып  вакцинация ясау да  булырга мөмкин. Үзең белән паспорт һәм ММИ полисы булырга кирәк. Вакытында ясалган прививка гриппка каршы иң нәтиҗәле һәм куркынычсыз чара булып тора, чөнки нәкъ менә вакцина грипп вирусының әлеге эпидемиологик сезонда аеруча актуаль булачак төрләреннән яклауны тәэмин итә. Бу бигрәк тә коронавирус инфекциясе чорында мөһим, чөнки берничә инфекциянең ярашуы  авыр өзлегүләргә китерергә мөмкин. Вакцина сез авырмассыз, дигән абсолют гарантия бирми, әмма алдан ясалган прививка авыруны өзлегүләрдән башка кичерергә ярдәм итәчәк. Гриппка каршы прививканы, организм кертелгән препараттан соң иммунитет эшләп өлгерсен өчен, авыруларның сезонлы күтәрелүенә кадәр ясарга киңәш ителә. 2020 елның 24 августында «Буарайон үзәк хастаханәсе» ДАССУсенә «Совигрипп» һәм «Флю-М» дигән Россия иммунобиология препаратлары килде. Ике вакцина да заманча, куркынычсыз һәм анда грипп вирусы юк. Составына 2020-2021 еллар эпидсезоны өчен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдим иткән грипп вирусының актуаль штаммнары керә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International