2 сентябрьдә Россиядә икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн билгеләп үтелә.

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Бу бәйрәм көнендә ветераннарны котлыйлар, истәлекле һәм бәйрәм открыткалары юллыйлар.

Буа муниципаль районының «Гармония» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераны Панцырев Михаил Дмитриевич янына барып, илнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган өлкән буынга хөрмәт күрсәттеләр. Михаил Дмитриевич үзенең авыр сугыш еллары һәм сугыштан соңгы чор турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Хөрмәтле Ерак Көнчыгыштагы сугышларда катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре һәм хезмәт ветераннары, милитаристлар Япониясен тар-мар итүгә өлеш кертүчеләр, Сезнең хәрби һәм хезмәт батырлыгыгыз өчен баш иябез! Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге, игелек һәм тыныч күк йөзе телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International