Буа үзәк мәйданны төзекләндерүгә федераль ярдәм алачак

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Федераль комиссия кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның дүртенче Бөтенроссия конкурсына йомгак ясады.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, дүртенче конкурста катнашуга 76 субъекттан 301 гариза бирелгән. Шуларның 160 ы җиңүче булды. 60тан артык төбәк конкурс объектларын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан субсидияләр алачак. Бу проектлар 2021-2022 елларда гамәлгә ашырылачак.

Буадан тыш, республиканың тагын 7 шәһәре ярдәм алачак.

Исегезгә төшерәбез, уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенроссия конкурсы «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» Федераль проектына кертелгән иде.

Конкурс Россия Президенты йөкләмәсе буенча 2018 елдан бирле үткәрелә. Анда халык саны 100 меңгә кадәр булган шәһәрләр, шулай ук федераль һәм региональ әһәмияттәге тарихи җирлекләр катнаша. Ел саен федераль бюджеттан 5 миллиард сум акча бүлеп бирелә, алар 80 җиңүче арасында бүленә.

2018 елдан башлап конкурста 240 проект җиңүче булды. Аларны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 15 млрд. сум бүлеп бирелгән. 2018 һәм 2019 елларда җиңүчеләр – 84 проектны тулысынча төгәлләгән.

«Конкурс белән кызыксыну бик зур. Быел без 301 гариза алдык. Узган ел белән чагыштырганда, ике категория буенча гаризалар саны артты: «тарихи җирлекләр» һәм «халык саны 20 меңгә кадәр булган кече шәһәрләр». Гомумән алганда 137 гариза бу юнәлешләргә туры килде", - диде Федераль Комиссия рәисе, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.

Барлык җиңүчеләр исемлеген сылтама буенча карарга мөмкин.

Ярдәмегез һәм катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт. Бу безнең уртак җиңү. Бергә без шәһәребезне һәм районны яхшырак һәм матуррак итәчәкбез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International