|
Мәктәптә авыруларны профилактикалау буенча балалар өчен белешмәлек 1) Мәктәпкә китәр алдыннан портфельдә антисептик салфеткалар булу-булмавын тикшерергә. Антисептик салфеткаларны мәктәпкә килгәч, кулларны эшкәртү өчен, шулай ук кирәк булган саен куллан (борын сеңгергәч,ютәлдән соң яки төчкергәч). Антисептик салфетка белән дәресләр башланыр алдыннан эш урынын, компьютер техникасыннан файдалансаң, тычканны һәм клавиатураны сөрт. |
|
2) Кием сайлауга аерым игътибар ит. Уңайлы җылылык белән тәэмин итүнең әһәмиятен истә тот, артык җылынма һәм туңма. Мәктәптә икенче аяк киеме куллан. |
|
3) Көн саен тән температурасын үлчә. Мәктәпкә кергәндә махсус җиһазландырылган фильтр аша үт, синең тән температураңны өлкәннәр контактсыз термометр ярдәмендә үлчиячәкләр. Температура 37,0 С дан югарырак булса, сиңа медицина ярдәме күрсәтәчәкләр. |
|
4) Класска беркетелгән кабинетта гына шөгыльлән. Искәртеп узабыз, пандемия чорында барлык дәресләр, физика, химия, хезмәт укытуыннан, физик культура, чит тел һәм информатикадан тыш, һәр сыйныфка махсус беркетелгән кабинетта уза, бу профилактика чараларының берсе – бу турыда онытма. |
|
5) Тәнәфес вакытында нишләргә? Тәнәфесләрдә арка һәм муен мускулларын йомшартуга, күзләр өчен гимнастикага күнегүләр яса. Сыйныфтан чыгу ашханәгә (туклану өчен регламентланган вакытта) һәм махсус кабинетларга (физика, химия, хезмәт укыту, физик культура һәм чит тел) күчү оештырылган рәвештә, оештырылмаган рәвештә – бәдрәф, медицина кабинетына бару |
|
6) Борынны дөрес итеп тотып төчкерергә өйрән. Чирләгәндә, ютәлдә борынны һәм авызны бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар яки кулны терсәк белән томалап ябыгыз. Тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеген сакла. |
|
7) Биналарны даими җилләтеп торыгыз. Сыйныфта кабинетта балалар булмаган вакытта –оештырылган туклану өчен билгеләнгән тәнәфесләрдә, шулай ук башка кабинетларда һәм бүлмәләрдә (физика, химия, хезмәт укуы, физик культура һәм чит тел) уза торган дәресләр вакытында үтәли җилләтүне оештырыгыз. Исегезгә төшерәбез, сулый торган һавадагы кислород җитешмәү хәлне начарайта һәм организмның вирусларга һәм бактерияләргә каршы торучанлыгын киметә. |
|
8) Дәрес барышында физкультминутлар ясарга онытмагыз. Дәреснең 20-30 минутларында физкультминут яса- кул, җилкә , гәүдә мускулларын язып ал, сулышка күнегүләр яса, күз гимнастикасын үтә.Бу синең кәефеңне күтәрер, югары эшкә сәләтлелекне, димәк, белем үзләштерүдә уңышлылыкны да саклап калачак.
|
|
9) Дөрес туклан. Мәктәптә кайнар һәм сәламәт туклану-яхшы кәеф, гармонияле үсеш һәм нык иммунитет, яхшы кәеф нигезе. Ашар алдыннан кул юарга онытма. |
|
10) Дөрес һәм даими рәвештә кулларны юу. Кулларыңны сабынлап җылы агым су астында ю. Кулыңны чайкат. Кулларны юуның гомуми вакыты 30 секундтан да ким булмаска тиеш. Кулларыңны бәдрәфкә барган саен, ашау алдыннан һәм ашаганнан соң, физкультура дәресләреннән соң юарга онытма. |