Россия Пенсия фондының Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) хәбәр итә: пенсия күләме, стажның дәвамлылыгы, илтеп тапшыру датасы һәм пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматларны өйдән чыкмыйча гына, контакт-үзәкнең 3-47-22 телефон номеры буенча («кодлы сүз»дән файдаланып) алырга мөмкин.
Кодлы сүз-шалтыраткан кешене идентификацияләү ысулы ул, ул шәхси килүне алмаштыра. Гамәлдәге закон нормалары буенча, код сүзеннән башка, Пенсия фонды белгечләре шәхси мәгълүматлар булган сорауларга телефон аша җавап бирә алмый. Шулай итеп, шәхси мәгълүматларны үз эченә алган мәсьәләләр буенча читтән торып консультацияне бары тик контроль мәгълүмат ияләре, ягъни «кодлы сүз» алучылар гына алырга мөмкин.
Хәзер гражданинның шәхси кабинетында Пенсия фондының рәсми сайтында (“Кулланучы профиле” вкладкасы) “кодлы сүзне” күрсәтү мөмкинлеге барлыкка килде, гражданин аны үзе сайлый, ул бары тик аңа гына билгеле булачак.
"3-47-22 телефоны буенча шалтыратып һәм яшерен кодны атап, татарстанлылар кызыксындырган мәгълүматны, шул исәптән шәхси мәгълүматларны ала һәм килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итә алачак", - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, "Шәхесне идентификацияләү өчен кодлы сүз куллану турында" гаризасын шулай ук РПФның теләсә кайсы идарәсенең клиент хезмәтендә шәхсән тапшырырга мөмкин. Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнары клиент хезмәтләрендә гражданнарны кабул итү алдан язылу буенча гамәлгә ашырыла.