Социаль хезмәтләр җыелмасын яңарту турында гариза бирергә өлгер

2020 елның 4 сентябре, җомга

Россия Пенсия фондының Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия, ләкин аның акчалата эквивалентын ала торган федераль льготниклар тиешле гаризаны КФҮгә, Пенсия фондының территориаль органнарына, алдан язылу буенча яки РПФ сайтында Шәхси кабинет аша бирә һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала, дип искәртә. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

 

Социаль хезмәтләр җыелмасы үз эченә ала:

·               медицина куллану өчен рецептлар буенча дару препаратлары, рецептлар буенча медицина эшләнмәләре, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктлары;

 ·                төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалавына юлламалар;

·                шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен шәһәрара транспортта түләүсез йөрү.

«Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукына ия федераль льготникларга ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысына дучар ителгән затлар арасыннан аерым категорияләр керә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 147 меңнән артык кеше ала", - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Мөһим! Дару препаратларын - дәүләт даруханәләре, төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалавына юлламаны – Социаль иминият фонды, шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен шәһәрара транспортта – Россия тимер юллары тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International