2021 елда төзекләндерү өчен территорияне БЕРГӘЛӘП сайлыйбыз!

2020 елның 4 сентябре, җомга

Буа шәһәре янә федераль проектта катнаша, бу юлы «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру». 2020 елның 25 августыннан 25 сентябренә кадәр «ТР Дәүләт хезмәтләре» порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында 2021 елда төзекләндерү өчен территорияне сайлау буенча беренчел объектларны билгеләүдә  рейтинглы тавыш бирү уздырыла.

Буалылар төзекләндерү өчен тавыш бирә алалар:

« ТАССРның 100 еллыгы паркы»,Өрәңге урамы;

«16 квартал»ны төзекләндерү, Жорес урамы;

Үзәк мәйданны төзекләндерү, Р.Люксембург урамы;

Яки беренче чиратта төзекләндерергә кирәк  булган үз вариантын сайларга: паркны, яр буен, мәйданны, җәяүлеләр урамын яки скверны күрсәтеп,.

Хөрмәтле буалылар! Сораштыруда катнашыгыз һәм сез кайсы территорияне яхшыртырга һәм үзгәртергә теләвегезне сөйләгез. 2021 елда нинди объект төзекләндереләчәге нәкъ менә сезнең активлыкка һәм Сезнең тавышка бәйле!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International