«Виртуаль туризм» инновацион технологиясен кертү буенча эш дәвам итә

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәре өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән «виртуаль туризм» инновацион технологиясен кертү эшен дәвам итә.

Клуб эшенең төп формасы-виртуаль экскурсияләр – кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль күзәтү һәм җыю өчен шартлар тудыру максатыннан, гамәлдәге объектларны (соборлар, музейлар, сарайлар, парклар һ.б.) чагылдыру.

Җаваплы «экскурсовод »  - социаль эш буенча белгеч социаль хезмәтләр алучыларның яшәү урыны буенча, күчмә портатив планшеттан файдаланып, монитор экранында экскурсия күрсәтә.

Шушы көннәрдә шундый "экскурсиядә" Буа шәһәрендә  ялгыз яшәүче хатын-кыз булды . Аның соравы буенча «Казан шәһәренең истәлекле урыннары» юнәлеше буенча эш алып барылды. Катнашучылар лекцияне зур кызыксыну һәм игътибар белән тыңладылар һәм әлеге искиткеч тарихи шәһәр – Татарстан башкаласы буенча виртуаль сәяхәт кылдылар.

Тормышка ашырылачак идеяләр әле бик күп. Якын арада Рима Зариф кызы үтенече буенча Татарстан Республикасының Тәтеш шәһәренең искиткеч урыннары белән танышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International