Буада «Көзге изгелек атнасы - яхшы эшләр эстафетасы» башланды.

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Республикада «Көзге изгелек атнасы - яхшы эшләр эстафетасы» ДОБРЫЙТАТАРСТАН МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН  акциясе башланып китте. «Хәерле башлангычлар көне» кысасында «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ Буа картлар һәм инвалидлар интернат-йортына хәйрия ярдәме күрсәтте - социаль хезмәтләр алучыларга 5 капчык он бирде.

Исегезгә төшерәбез, 5 сентябрьдә, Халыкара хәйрия көне билгеләп үтелде. Бу көнне хәйрия оешмалары эшчәнлегенә аерым игътибар бирелә, киң җәмәгатьчелек төрле изге эшләргә җәлеп ителә. Акция кысаларында мәрхәмәтлелек дәресләре, төрле акцияләр һәм марафоннар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International