Буа районының һәм шәһәрнең 71 сайлау участогы сайлауларга әзер

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Буа районының һәм шәһәрнең 71 сайлау участогы 2020елның 11-13 сентябрендә узачак сайлауларга әзер. Тавыш бирүгә әзерләнгәндә төп өстенлек - гражданнарның яшәү һәм сәламәтлеге иминлеге, эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә һәр участокта санитария куркынычсызлыгы чаралары күреләчәк: антисептиклар белән эшкәртү, температураны мәҗбүри үлчәү каралган, сайлау процессында катнашучыларның барысын да шәхси яклау чаралары - битлекләр, перчаткалар белән тәэмин итәчәкләр. Махсус чикләү линияләре һәм күрсәткечләр гражданнарның контактсыз хәрәкәтен һәм социаль дистанцияне үтәүне тәэмин итәргә ярдәм итәчәк. Яшерен тавыш бирү өчен кабиналар  алгы пәрдәсез кулланылачак. Тавыш бирүдә катнашучылар гражданнар исемлегендә үз  ручкалары  белән дә языла ала, шулай ук моның өчен бер тапкыр кулланыла торган ручкалар да  булачак. Һәр көнне, тавыш бирү башланыр алдыннан һәм тәмамлангач, тавыш бирү уза торган объектның барлык биналарына җентекле дезинфекция үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International