Бүген Буа шәһәрендә «Батыр» спорт мәктәбе муниципаль бюджет учреждениесенең филиалы «Импульс» спорт комплексы ачылды. Тантанада җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин һәм Ринат Гайзатуллин, республиканың мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.
Чара башлануга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә режимында старт бирде. Буа районы җитәкчесе Ранис Камартдинов Рөстәм Нургалиевичка һәм башка югары дәрәҗәдәге җитәкчеләргә яңа форматта, видеоэлемтә аша спорт бинасының ачылышы турында җиткерде. Һәм шулай ук бу шатлыклы һәм көтеп алынган чара белән буалыларны да котлады.
" Районның үзенең күптәнге спорт традицияләре бар һәм Буа бүгенге көндә якташ-спортчылары белән горурлана ала. Алар арасында атказанган спорт мастерлары, ил чемпионнары, Европа, дөнья чемпионнары һәм призерлары, Олимпия уеннарында катнашучылар да бар. Ә яшь буын аларның данлыклы спорт традицияләрен лаеклы дәвам итә, төрле ярышларда җиңеп, районны еракларга таныта. Төрле дәрәҗәдәге һәм юнәлешләрдәге белгечләрнең максатчан эше нәтиҗәсендә, бүгенге көндә Буа районы халкының яртысыннан артыгы даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә, һәм бу сөендерә билгеле. Хөрмәтле буалылар, спорт белән шөгыльләнү рәхәтлек китерсен, тормышыгызны тагын да төрлерәк һәм кызыклырак итсен, ә заман таләпләренә туры китереп төзелгән яңа спорт комплексы безнең район өчен озак хезмәт итсен», - дип теләде Ранис Рафис улы.
Бу бәйрәм тантанасында бик мөһим спорт объектын төзүдә катнашучыларга рәхмәт сүзләре яңгырады.