Бүген Буа муниципаль районының Кырык Садак авылында күп функцияле үзәкнең тантаналы ачылышы булды.
Әлеге торак пунктта социаль объект төзү «Мәдәният» милли проекты ярдәмендә мөмкин булды. Бу-100 урынга исәпләнгән тамаша залы, китапханә һәм авыл җирлеге башкарма комитеты урнашкан күп функцияле мәдәни үзәк.
Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин һәм Ринат Гайзатуллин, республиканың мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин килгән иде.
Тантаналы чара 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды.
Аннары барысын да район җитәкчесе Ранис Камартдинов сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы 5 елда безнең районда 6 мәдәният объекты капиталь ремонтланды һәм 4 мәдәният объекты төзелде. "Авылларда яңа мәдәният учаклары яңартыла һәм төзелә, анда безнең халык очраша, җырлый, бии, үзенә кызыклы шөгыль таба һәм ял итә ала. Моның өчен һәр конкрет территория өчен дә, гомумән, район өчен дә әһәмияткә ия булган мәдәни үзәкләр барлыкка килә. Тормышка ашырыла торган милли проектлар, республика максатчан программалары аркасында, мин ышаныч белән шуны әйтә алам: халыкның уңайлы тормышы һәм мәдәни үсеше өчен шартлар тудыру эше дәвам ителәчәк», - дип ассызыклады Ранис Рафис улы һәм яңа объектның авыл өчен икенче сулышка әйләнүен теләде.
Бу көнне бүләксез дә булмады. Район җитәкчесе оргтехника алу өчен сертификат, мәдәният министры урынбасары 10000 сумлык сертификат тапшырды. Авыл халкы шулай ук Куп функицияле үзәккә– телевизор, бильярд өстәле, суыткыч, канцтоварлар бүләк итте.