«Экология» –балалар карашы» милли проект» бәйгесе башланды

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Бәйгенең муниципаль этабын оештыручылар - «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ, «Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәге» МБУ, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе.

           Бәйге өч этапта уздырыла:

1 этап (муниципаль): 01 сентябрь – 26 октябрь 2020ел – муниципаль берәмлекләрдә материаллар җыю һәм конкурсның республика этабы өчен конкурс эшләрен сайлап алу;

2 этап (республика): 01 ноябрь – 01 декабрь 2020 ел – республика конкурс комиссиясенә иң яхшы эшләрне (рәсемнәр һәм проектлар) җибәрү;

3 этап (йомгаклау): 01 декабрь – 20 декабрь 2020 ел – җиңүчеләрне билгеләү, конкурска йомгак ясау.

Бәйге номинацияләре:

1. «Су- тормыш чыганагы» («Чиста су» төбәк проекты-халык өчен эчә торган суның сыйфатын күтәрү);

2. «Бөек анабыз-Идел» («Иделне савыктыру» төбәк проекты-Идел елгасының экологик торышын яхшырту);

3. «Татарстанның яшел йөрәге» («Урманнарны саклау» төбәк проекты-урман торгызу мәйданын арттыру);

4. «Без-чиста Татарстан өчен» («Чиста ил» региональ проекты-санкцияләнмәгән чүплекләрне һәм тупланган экологик зыянның аеруча куркыныч объектларын, шул исәптән рекультивация объектларын, әйләнә-тирәлеккә салынган зыянның тискәре йогынтысына дучар ителгән җир кишәрлекләрен бетерү);

5. «Эко-утильләштерү» («Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы» региональ проекты-җитештерү һәм куллану калдыклары белән нәтиҗәле эш итү);

6. «Чиста ярлар» («Уникаль су объектларын саклау» төбәк проекты – җитештерү һәм куллану калдыклары белән нәтиҗәле эш итү; су объектларын торгызу һәм экологик реабилитацияләү, елга юлларын чистарту, шулай ук ярларны һәм күлләрнең һәм елгаларның яр буе акваториясен чүп-чардан арындыру хисабына уникаль су объектларын саклау).

Бәйгене үткәрү тәртибе һәм шартлары:

Конкурста катнашу өчен гомуми белем бирү мәктәпләре, лицейлар, гимназияләр һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары һәм педагоглары чакырыла.

Бәйге ике юнәлештә уза:

Рәсемнәр (1-5 сыйныф укучылары)

Гамәли юнәлешле проектлар (6-11 сыйныфлар).

Катнашу өчен гариза составына түбәндәге документлар керергә тиеш:

- гариза

- хокук иясенең ризалыгы

- рәсем/проект сканеры

           Конкурс эшләре «Татарстан Республикасы Буа шәһәренең Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә» «Экология» – балалар карашы» милли проекты тамгасы белән җибәрелә.  Элемтә өчен җаваплы зат – А. И. Хәмиева методист, тел. (884374)31709, электрон почта mbudotsvr2015@mail.ru

 

!!! Материаллар 2020 елның 25 октябренә кадәр кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International