Буада 18 сентябрьдә «Йолдызлар – иртәгәсе көннән» гала-концерты узачак.

2020 елның 11 сентябре, җомга

La Primavera оркестры коронавирус белән бәйле концертларны тыюдан соң программаны яңадан башлап җибәрде. Татарстанның биш шәһәре «Йолдызлар – иртәгәсе көннән» программасының концерт турына керде. 8-18 сентябрьдә гала-концертлар Бөгелмә, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Буада узачак. Анда бөтен Татарстаннан яшь музыкантлар катнашачак.

 «Йолдызлар – иртәгәсе көннән» проекты инде биш ел Казанда зур уңыш белән уза. Быел Татарстан Президенты һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән ул яшь музыкантлар өчен республика иҗади программасы статусын алды», - дип сөйләде проект җитәкчесе һәм La Primavera Казан камера оркестрының баш дирижеры Рөстәм Абязов.

Татарстанның халык артисты әле кышын ук Татарстанның балалар музыка мәктәпләре һәм музыка колледжларында тәрбияләнүчеләрне шәхсән үзе тыңлады, алар La Primavera оркестры белән солистлар сыйфатында чыгарга тиеш иде. Тик гала-концертларны коронавирус пандемиясе белән бәйле катгый чикләүләр һәм тыюлар аркасында күчерергә туры килде.

 «Пандемия безнең планнарны җитди бозды, әмма без вакытны бушка уздырмадык. Балалар өйдә шөгыльләнделәр, мин үзизоляциядә «Йолдызлар – иртәгәсе көннән» концертлары өстендә эшләдем. Минемчә, бик кызыклы программа формалаштырылды", - дип билгеләп үтте Абязов.

Татарстан шәһәрләрендә концертлар тамашачылар катнашыннан башка узачак һәм La Primavera оркестрының YouTube каналында трансляцияләнәчәк.

Программа 28 сентябрьдә Казанда бөтен Татарстаннан финалистлар катнашында зур концерт белән тәмамланачак.

"Программа яшь музыкантларга һәм аларның педагогларына ярдәм итәргә, аларга академик музыка өлкәсендә үсәргә, камилләшергә һәм җиңүләргә ирешергә этәргеч бирергә тиеш. Без аларга оркестр белән бергә зур сәхнәгә чыгу мөмкинлеге бирәбез. Ә аннары аларның уңышларын һичшиксез күзәтәбез", - дип билгеләп үтте проект җитәкчесе.

Биш ел эчендә «Йолдызлар – иртәгәсе көннән» программасында Казанның балалар музыка мәктәпләреннән һәм иҗат коллективларыннан 700дән артык сәләтле бала катнашты. Катнашучылар арасында Дельфия уеннары призерлары, «Җырлый торган йолдыз» федераль программасында катнашучылар, «Новая волна», «Голос», «Синяя птица», «Лучше всех», «Добрая волна» проектлары, «Яңа исемнәр» фонды стипендиатлары, халыкара, бөтенроссия һәм республика конкурслары лауреатлары бар иде.

Буалыларны онлайн-концертта 18 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә көтәбез. Трансляциягә сылтама : https://youtu.be/rd8eQSmi2jI

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International