Игелекле Татарстан - Һөнәр дөньясында

2020 елның 11 сентябре, җомга

«Көзге игелек атнасы» ирекле акциясе кысаларында Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен “Һөнәрләр дөньясында” дигән һөнәри юнәлешле дәрес үткәрделәр.

Дәрес "Син миңа ошыйсың" дигән сәламләү  уены белән башланды. Уен барышында балалар үзләренең яшьтәшләренә карата булган яхшы уй-хисләрен белдерделәр. Бу уен коммуникатив күнекмәләрне үстерә һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырта.

Аннары социаль педагоглар катнашучыларга «Көзге игелек атнасы» акциясе, бүгенге очрашу темасы турында сөйләделәр һәм шул ук исемдәге викторина үткәрделәр. Дәрестә балалар бик күп кызыклы һөнәрләр турында белделәр, нинди белгечлекләргә ихтыяҗ зур, ә ниндиләргә  бөтенләй юк икәнлекне дә белделәр. Дәрес барышында балалар белгечләргә кем булырга теләвләре турында  җиткерделәр. Шулай ук һөнәрләр темасына «Крокодил» уенын уйнап, үз-үзләрен сынап карадылар.

Әлеге чараның максаты-балаларда һөнәрләрнең күптөрлелеге турында күзаллау формалаштыру, төрле һөнәр ияләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International