Бүген, 11 сентябрьдә “Халык участковые” Бөтенроссия конкурсының беренче төбәк этабына старт бирелде, ул унынчы тапкыр уздырыла.
Конкурс халыкның полиция хезмәткәрләренә ышанычы дәрәҗәсен, хезмәт абруен күтәрүгә һәм полициянең участок уполномоченныйлары эшчәнлеге турында уңай җәмәгатьчелек фикерен булдыруга ярдәм итәчәк.
Буа районыннан ике катнашучы - полициянең өлкән участок уполномоченные полиция капитаны Марат Хәсәнов һәм полициянең өлкән участок вәкиле полиция өлкән лейтенанты Раил Камалов катнаша. Аларның югары шәхси һәм һөнәри сыйфатлары хезмәткәрләр һәм халык арасында ихтирамга лаек.
Конкурста җиңүчене билгеләү өчен, 11 сентябрьдән башлап Татарстан Республикасы буенча Эчке Эшләр Министрлыгының httpps://16.мвд.рф/бөтенроссия конкурсы - 2020 рәсми Интернет-сайтында онлайн-тавыш бирү башлана, ул 20 сентябрьдә тәмамланачак.