Карлы авылында яшәүче Зәкәрия Төхфәтуллин, Асия Шәйдуллина, Равия Хөснетдинова 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты һәм район җитәкчелеге котлауларын кабул иттеләр. Район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев юбилярларга Рәхмәт хатлары тапшырды һәм җылы теләкләрен җиткерде. Авыл җирлеге башлыгы аларның Карлы авыл җирлегенең алтын фонды булуын билгеләп үтте һәм шулай ук бүләкләр тапшырды.