Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
“Ана теле” проекты һәркемгә ачык
2013 елның 20 феврале, чәршәмбе
Республикада “Ана теле” татар телен дистанцияле өйрәтү буенча онлайн-мәктәбе ачылу беренче 10 мең файдаланучы алдында яңа ишекләр ачты, дисәң дә була. Әлеге укыту проекты нәрсәдән гыйбарәт соң?
Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча һәм Татарстан Республикасының татар телен өйрәтү мәктәбен эшләү буенча EF Education First компаниясе белән килешүе кысаларында тормышка ашырыла башлады. Килешүгә узган елның августында ук имза салынган иде. Ә 1 февральдән татар теленә өйрәтү онлайн-мәктәбе файдаланучылары өчен беренче дәрәҗәнең беренче бүлеге – башлаучылар өчен элементар дәрәҗә ачык булды. Алга таба проектны тулыландыру процессы тизләтеләчәк.
ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итүенчә, әлеге программа мөмкинлекләреннән файдалану Россиядә һәм аннан читтә яшәүче һәм татар телен өйрәнергә теләүче һәркем өчен түләүсез. Моның өчен сайтта теркәлергә генә кирәк. Программада татарчага өйрәтү дәресләре, грамматиканы үзләштерү өчен аудио-видеофильмнар һәм сөйләм практикасы бирелә.
“Балага туган телне ана сөте белән кертүне һәр ата-ананың бурычы саныйм. Күбесе өчен ул-кызының туган телдән битәр инглизчәне, русчаны камил белүе мөһим. Туган телен яхшы белүче чит телне дә тиз үзләштерәчәк, югыйсә. Халыкара туган тел көне газиз телебезгә әһәмият бирү өчен булдырылган”, - ди район мәгълүмати-методик үзәк методисты Лилия Гайнуллина. Аның белдерүенчә, “Ана теле” проектын эшләүдә республиканың иң оста, танылган укытучылары, галим-галимәләре, лингвистлары, фәннәр докторлары катнашты. Эшче төркемне филология фәннәре докторы Фәнүзә Тарасова җитәкләде. Тугыз дәрәҗәдәге программаның кызыксынучылар өчен файдасы зур булырга тиеш. Төрле темаларга төшерелгән мавыктыргыч фильмнар, аудиоязмалар, фоторәсемнәр һәм башкалар укуны кызыклы итә һәм татар телен үзләштерүне дә җиңеләйтә.
Энгель Фәттахов “Ана теле” проектының тормышка ашырылуын республикабыз өчен генә түгел, бәлки бөтен Россия өчен дә зур вакыйга булуын, дистанцияле укытуның Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребез өчен туган телләрен өйрәнүдә мөмкинлекләр тудыруын билгеләп үтте. 2013 ел проект өчен старт алу елы булса, 2014 елның 1 гыйнварыннан ул тулы режимда эшли башлаячак.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
2026 елның 28 апреленә Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы
Болытлы. Төнлә яңгыр һәм юеш кар ява, көндез урыны белән азрак явачак.
Татарстанда җир кишәрлекләренең хокук ияләре өчен кайнар линия узачак
Иртәгә, 28 апрельдә, Татарстан Росреестры торак пунктларда, шулай ук бакчачылык ширкәтләрендә урнашкан җир кишәрлекләреннән файдалану мәсьәләләренә багышланган кайнар линия үткәрәчәк.
Төнлә көчле җил
2026 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә төнлә 15-20 м/с, көндез 18-23 м/с көчле җил көтелә.
26
апрель, 2026 ел
2026 елның 27 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез бераз яңгыр ява. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан: төнлә 7-12 м/с, урыны белән 15-17 м/с, көндез һәм кичен 15-20 м/с, урыны белән 26 м/с.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз