Буаның 1нче балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең эшләре «Рус халык уенчыгы» XI төбәкара конкурсында призлы урыннар яуладылар. 4 сентябрь көнне Казанның Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә «Без уенчык ясадык...» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Анда «Рус халык уенчыгы» XI төбәкара конкурсында призлы урыннар алган эшләр тәкъдим ителде. Барлык эшләнмәләр дә декоратив-гамәли сәнгать осталары, илнең 10 төбәгеннән килгән педагоглар, мәктәп укучылары, студентлар тарафыннан кулдан эшләнгән. Тукыма, балчык, агач, каен тузы уенчыклары тәкъдим ителгән. Экспертлар берничә номинациядә җиңүчеләрне билгеләделәр, шулай ук гран-прига ия булучыны атадылар. «Сугыш еллары уенчыклары һәм хәрби тематикага» номинациясендә махсус призга Буаның 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы Екатерина Семивражнова ( укытучысы Шагаиева Наилә Наил кызы) лаек булды. «Балчык уенчыгы» номинациясендә 1нче урта мәктәп укучылары: Рамина Җамалтдинова, Ильвина Минкашева, Кристина Карсакова, Карина Кадыйрова, Камилла Вәлиуллина, Камилла Галәветдинова, Сабина Гайнуллина, Валерия Егорова, Валентина Юркина, Диана Мамонтова (җитәкчесе Ярхунов Павел Валерьевич) I дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
Укытучыларны һәм балаларны җиңүләре белән котлыйбыз!! Киләчәктә дә иҗади уңышлар сезгә!!