Сугыш ветераны Рәүф Төхвәтуллин өлкән яшьтә булуына карамастан сайлауларга шәхсән үзе көннең беренче яртысында килде. Ул медицина училищесы бинасында урнашкан 1184 сайлау участогында тавыш бирде.
"Мин киләчәктә җирдә тынычлык өчен тавышымны бирдем. Бүген минем өчен икеләтә бәйрәм, чөнки бу көнне Танкист көне дә билгеләп үтелә", - диде ул. Хәрби формадагы, күкрәкләрендә орден-медальләр таккан ветеран актив тормыш алып бара, массакүләм мәгълүмат чаралары аша дөньядагы барлык вакыйгалардан хәбәрдар булырга тырыша һәм иртәгәсе көннең ышанычлылыгы хакына барлык буалыларны да сайлауларда катнашырга чакыра