Казанда «Kazan digital week — 2020» халыкара форумы узачак

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

21-24 сентябрьдә Татарстан башкаласында виртуаль форматта «Kazan digital week – 2020» халыкара форумы узачак. Ул Россиядә ел саен уздырыла торган онлайн-, аннары оффлайн-мәйданчыкларның берсен формалаштыручы чара, аның кысаларында Цифрлы технологияләр өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләр, эшләнмәләр һәм экспертизалар тупланачак.

Форумның төп тематик юнәлешләре арасында: яңа заманның киберкуркынычсызлыгы, финтех экосистемасы, бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр. Шулай ук чара кысаларында VI Халыкара ITS Forum-Kazan фәнни-гамәли конференциясе һәм Digital superhero хакатон- ярышлары сериясе узачак. Ярышлар шулай ук онлайн-форматта үтәчәк.

Анда катнашу өчен һөнәри берләшмә вәкилләре (теоретиклар, методологлар, практикалар), фәнни һәм фәнни-тикшеренү оешмалары хезмәткәрләре, шулай ук форум тематикасы буенча мөстәкыйль тикшеренүләр алып баручы галимнәр һәм белгечләр чакырыла. "Kazan digital week-2020» үткәрү турында мәгълүмат чараның сайтында урнаштырылган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International