Татарстанда фермерлар өчен яңа 30 млн сумга кадәр яңа «Агропрогресс» гранты кертелә

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре киләсе елдан «Агропрогресс» грантына дәгъва итә алачаклар. Аның суммасы 30 млн сумга кадәр булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган  брифингта  хәбәр итте.

«Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Федераль закон нигезендә микро - яисә кече эшмәкәрлек критерийларына җавап бирүче авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен, авыл территориясендә теркәлү датасыннан алып 24 айдан артык гамәлдә булган «Агропрогресс» гранты (30 млн. сумга кадәр) кертелә.

Агропрогресс - авыл хуҗалыгы товары җитештерүчеләре цчен грант (мәсәлән, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләргә), моңа КФХлар, шәхси эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативлары керми, алар өчен аерым программалар бар.

Агропрогресс гаилә фермаларын үстерү буенча грантка охшаган, шул ук максатлар өчен тотыла: авыл хуҗалыгы продукциясен һәм аны эшләнмәләре продуктларын җитештерү, саклау, эшкәртү һәм сату базасын үстерү, моңа авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, саклау һәм эшкәртү өчен яңа объектлар төзү, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, саклау һәм эшкәртү өчен объектларны җайланмалар, авыл хуҗалыгы техникасы һәм махсус транспорт белән комплектацияләү, авыл хуҗалыгы терлекләрен үрчетү материалы сатып алу керә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, тармакны алга таба үстерү бурычларын үтәү күп очракта кече хуҗалыклар эшенә бәйле, болар — 450 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык, 4 мең фермер хуҗалыгы, 2019 елда җитештерелгән 250,9 млрд.сумлык тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы — 125,7 млрд. сумы аларга туры килә (КФХ — 25,4 млрд. сумлык (10%), шәхси ярдәмче хуҗалыклар — 100,3 млрд. сумлык (40%).

«Шәхси ярдәмче хуҗалыкмы, фермермы яки үзмәшгульме ул, нинди рәвештә эшләве мөһим түгел, республикада җитештерү белән шөгыльләнүче һәр кеше кадерле», — дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International