Социаль педагоглар яшүсмерләр өчен "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!" дәресе үткәрде.

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

11 сентябрьдә Россиядә аеклык һәм алкоголизмга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнне төрле акцияләр, мәгълүмати чаралар үткәрелә, аларның максаты - сәламәт яшәү рәвешен алып баруның мөһимлеге, кешенең сәламәтлегенә дә, мораль-психологик торышына да алкоголь китергщн  зыян турында искә төшерү. Буа муниципаль районында "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге  белгечләре айныклык көненә багышланган чаралар уздырдылар. Алкогольнең зарары турында "Алкогольсез яшәү файдалы!" дигән мәгълүмати кәгазьләр эшләнде һәм таралды. Социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә алкогольнең зарары турында социаль роликлар күрсәтү үткәрелде. Шәһәрнең яшьләр паркында "Спортка - әйе! Алкоголь - юк!" спорт акциясе булды, Анда 20дән артык кеше катнашты. Социаль педагоглар яшүсмерләр өчен "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!" дәресе үткәрде. Бу чараларның төп бурычы - алкоголизмны профилактикалау, спиртлы эчемлекләргә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, кешене сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International