Буада җылылык бирү сезоны 21 сентябрьдән башлана

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Көз җитте, салкыннар да тулар артында түгел. Әмма урамдагы суыклык күп фатирлы йортларда яшәүчеләрне борчымаска тиеш. Район җитәкчелеге тарафыннан яңа җылыту сезонына август ахырына әзер булу бурычы куелды. 5 күпфатирлы йортны (92 фатир) индивидуаль җылыту системасына күчерү буенча планлы эшләр тәмамланган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эшләр графиктан алда, август азагында ук башкарылды.

 Рәсми рәвештә җылылык бирү чоры, биш көн рәттән уртача тәүлеклек температура сигез градустан түбән булса, башланырга тиеш. Кирәк булганда, социаль өлкә учреждениеләренә, беренче чиратта хастаханәләргә, стационарларга, бала тудыру йортларына, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, аларның заявкалары буенча вакытыннан алда җылылык бирү мөмкин.

Буалыларның өйләренә җылылык инде 21 сентябрьдә үк җибәрелер дип көтелә.

Быел, план эшләре графикларына һәм челтәрләрне опрессовкалауга карата гамәлдәге чикләүләр аркасында, төзәтмәләр кертелде. Кышкы сезонга әзерлек барышында 14,4 км җылылык челтәренә ревизия ясалды, торбалар юдыртылды һәм опрессовка ясалды. Капиталь һәм агымдагы ремонт программасы кысаларында 2,2 км торба үткәргеч алмаштырылды һәм реконструкцияләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International