Буалылар "Эшкуарлыкны популярлаштыру" төбәк проектында катнаша ала

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

 

2020 елның 1 сентябреннән 20 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе «Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы халкы арасында «Эшкуарлыкны популярлаштыру» төбәк проектын гамәлгә ашыра.

Проектны гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасында эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар сериясен уздыру планлаштырыла. Төбәк халкы өчен Татарстан Республикасында остазлык институтын үстерүне дә кертеп, яшьләрне, яңа эш башлаучы һәм эшләп килүче эшкуарларны җәлеп итүгә юнәлдерелгән бушлай программалар ачык булачак.

14-17 яшьлек яшьләрне җәлеп итү өчен түбәндәге программалар оештырылачак:

1. Эшмәкәрлек эшчәнлеге нигезләре буенча укыту курсы. Теркәлү өчен сылтама: http://moibiz116deti.ru.

2. «Мәктәп укучылары өчен бизнес нигезләре» эшлекле онлайн-уены. Теркәлү өчен сылтама:http://delovayaigraschool.ru.

3. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән яшьләр өчен эшкуарлык, финанс һәм куллану грамоталылыгы буенча IV республика олимпиадасы. Теркәлү өчен сылтама: http://olimpiada116.ru.

4. Яшьләр өчен мәгълүмати-белем бирү сменасы. Теркәлү өчен сылтама: http://moibiz116lager.ru

Шулай ук эшкуарлык эшчәнлеген башларга җыенган затларны җәлеп итү өчен түбәндәге программалар оештырылачак:

1. Эш башлаучы эшмәкәрләр өчен «Фабрика – Старт» программасы. Теркәлү өчен сылтама: http://moibiz116.ru.

2. Татарстан Республикасы халкында эшмәкәрлек компетенцияләре дәрәҗәсен ачыклауга электрон автоматлаштырылган тест үткәрү. Теркәлү өчен сылтама: http://moibiz116test.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International