Буа районында авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча максатчан программа кысаларында эш алып барыла

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Буа районында авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча максатчан программа кысаларында эш алып барыла, бу авылда яшәү шәһәргә караганда уңайлырак булсын өчен урыннарда яшәү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

"Программалар пунктларын үтәү авыл территорияләрен перспективалы итәргә мөмкинлек бирәчәк. Программаның уникальлеге шунда ки, ул авылда тормышны яхшырту буенча тулы бер чаралар комплексын үз эченә ала», – дип билгеләп үтә район җитәкчелеге.

Агымдагы елда 13 торак пунктта Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларга һәйкәлләр яңартылачак. Кырык Садак һәм Яңа Чәчкап авылларында объектлар әзер инде һәм бу эш дәвам итә. Шушы көннәрдә район җитәкчесе авыл җирлекләре башлыклары белән бергә булачак һәйкәлләрнең проектлары турында фикер алышты.

Максатчан программа кысаларында районда 74 объект барлыкка киләчәк. Шул исәптән авыл территориясендә 28 спорт мәйданчыгы, 2 торак пунктта җәмәгать коеларын төзекләндерү, 4сендә тротуарларны төзекләндерү, 3 балалар мәйданчыгы һәм 5 ял зонасы оештырылачак, 16 торак пунктта урамнарны яктырту үткәреләчәк. Күп кенә авыл җирлекләрендә  эшкә керешкәннәр инде. Бүгенге көндә каты көнкүреш калдыклары өчен 3 мәйданчык урнаштыру буенча эшләр тәмамланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International